Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Балан бәлеше

Аны һәркем үзенчә пешерә. Минем дә үз рецептым бар. Аны сезнең белән дә уртаклашам әле.

Камыр ясау өчен 2 стакан сөт, 2 йомырка, 2 аш калагы чистартылган көнбагыш мае, 5 чәй калагы шикәр комы, 1 чәй калагы тоз, 1 чәй калагы коры чүпрә кирәк. Көнбагыш мае белән майланган табага камырны җәям дә эчен ак май белән майлыйм. Кисель дә сибәм. Баланны туңдыргычтан алып кайнар су белән пешеклим дуршлагта, суын беткәнче агызам. Баланны камыр өстенә салам, өстенә тагын кисель, әз генә ак май да эретеп сибәм. Иң өскә бер стакан шикәр комы агызам да, камырның калган өлеше белән каплап, кырларын бөрәм. Мичтән алыр алдыннанрак, капкач өстенә ак майны угычтан чыгарып, аңа бераз шикәр комы, бик әз генә он кушылган массаны җәям. Балан җимешләре, карлыган яфрагы белән бизәсәң, бәлеш карап кына тормалы матур була.


 

 

Нәҗибә Хәмидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев