Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Азнакайлыларга 10 минутта әзер була торган печенье рецепты

Әлеге печеньеның камырына гади генә ингредиентлар алынса да, ул бик тәмле һәм авызда эреп китә торган була.

Печенье камырына: 1 йомырка, 120 грамм күләмендә көнбагыш мае, 100 грамм шикәр комы, 200 грамм он, 1 чәй калагы камыр кабарткыч (разрыхлитель) кирәк булачак. Йомырка, көнбагыш мае, шикәр комын бергә кушып, күпертеп алабыз. Соңыннан массага камыр күперткечне һәм он салабыз да, йомшак итеп камыр басабыз. Камырдан кечкенә шарчыклар ясап, кул белән генә баскалап алабыз.

Печенье “шоколадлы” булсын дисәгез, камырга какао кушарга мөмкин.

Печенье 200 градуска кадәр җылытылган мичтә 10 минут дигәндә пешеп тә чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев