Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай хуҗабикәләренә Зөһрә Вәлиуллинадан кош теле рецепты

    Чәйләрегез тәмле булсын!

    5 йомырка,

    1 аш кашыгы шикәр комы,

    әз генә тоз,

    сода-бик аз чеметеп кенә

    50 грамм сөт

    Он

    Барысын бергә салып (оннан башка) тугылыйм, онны азлап-азлап салып, токмач камыры кебек камыр ясап, аны икегә бүлеп, ике җәймә җәям. Аларны берсе өстенә икенчесен куеп, ромбик формасында кисәм hәм майда артык озак тотмыйча гына кыздырып алам.

    Кош телен савытка тезеп, өстенә шикәр оны сибеп куям.

    Пешерегез, якыннарыгызны тәмле, матур ризыклар белән сөендерегез!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: