Горурланырлык эшләребез бар
ҖӘМГЫЯТЬ

Горурланырлык эшләребез бар

Юбилейлар алдыннан без хезмәт юлы Азнакай җирлеге белән бәйле булган ветераннар, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашып, юбиляр районыбыз тарихындагы вакыйгалар, үзгәрешләр турында фикерләре белән уртаклаштык.

Аларның һәр сүзе – бу шәхси бәя генә түгел, ә бәлки халык хәтере, туган ягыбызның якты киләчәгенә ышаныч һәм өмет чаткылары. 

Таһир Һадиев, “Авыл – илнең нигезе”, коммерциячел булмаган автоном оешма җитәкчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы: 

– 95 ел – бу календарьдагы дата гына түгел. Бу – бөтен бер дәвер, монда туган, үскән һәм иҗат иткән кешеләрнең хезмәте, таланты һәм җиңелмәс рухы белән язылган зур тарих. Азнакай районы – безнең уртак горурлыгыбыз, нефть промыселлары бөеклеге, бай мәдәният һәм, иң мөһиме, гаҗәеп кешеләр яшәгән җир. 

Монда, Азнакай туфрагында, һәр таш тарих белән сулый. Бу – ата-бабалар традицияләре сакланып, буыннан-буынга тапшырыла торган төбәк. Монда, кулга-кул тотынып, төрле милләт һәм һөнәр вәкилләре хезмәт куя, бөтен Татарстанның чәчәк атуы өчен ныклы нигез булдыра. Нефтьчеләр, аграрийлар, укытучылар, табиблар, мәдәният хезмәткәрләре – һәркем үзенең бәһасез өлешен кертә. 

Аерым рәхмәт сүзләре – ветераннарга һәм геройларга. Сугыш кырларында һәм тылда Җиңүне яулаганнарга. Без Советлар Союзы Геройлары: Әкрам Вәлиев, Петр Манаков, Иван Никитин, Фәйзулла Әгълетдинов; Социалистик Хезмәт Геройлары – Вәгыйзь Хаҗиәхмәтов, Алмас Булатов, Фәхрази Кәримов, Әсгать Гарипов, Гәрәй Баһманов, Михаил Гринь, Мөгалим Гыймазов, Газифә Хәсаншиналарның исемнәрен хөрмәт белән искә алабыз, башыбызны иябез. Аларның фидакарь хезмәтләре, даны районның гына түгел, бөтен ил тарихына мәңгелеккә язылды. 

Бүген Азнакай районы – республиканың иң мөһим индустриаль үзәкләренең берсе, социаль-икътисади прогрессның локомотивы. Ләкин аның төп байлыгы – кешеләр. Үзләренең көндәлек хезмәте, таланты һәм кече Ватанга мәхәббәтләре белән безнең уртак йортыбызны зур мөмкинлекләр һәм лаеклы казанышлар иленә әверелдерүчеләр. 

Юбилеегыз белән, яраткан Азнакай районы! Бәйрәмегез белән! 95 ел район, республика һәм бөтен ил файдасына яңа дистә еллар гөрләве өчен ышанычлы терәк ноктасы булсын! Һәрберегезгә бәхет, сәламәтлек һәм чиксез илһам телим!

Зимфирә Мөхәммәдъярова, 1992-2004 елларда – Азнакай районы администрациясенең аппарат җитәкчесе. Дәүләтнең беренче класслы баш киңәшчесе: 

– Азнакай халкы – тырыш халык. Районда җитәкчеләр дә үзләренең максатчан булуы белән аерылып тордылар һәм торалар. Алар халыкның фидакарь хезмәтен, тырышлыгын да күрә һәм бәяли беләләр. Гомумән, Азнакай элек-электән алдынгы, үрнәк районнарның берсе булды. Монда бик күп семинарлар узды, анда катнашучылар алдынгы эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, соңрак аларны үзләрендә кулландылар. Башка районнардан аермалы буларак, беренчеләрдән булып торак йортлар, көнкүреш, мәдәни, мәгариф... объектлары төзелде, балалар бакчалары, мәктәпләр җитәрлек булды. Тотрыклылык һәм максатчанлык – безнең районның төп күрсәткечләренең берсе булды. Киләчәктә дә Азнакай үз югарылыгыннан төшмичә, шулай гөрләп яшәвен дәвам итәр дигән ныклы ышаныч бар. 

Нина Хвалеева, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Актүбә бистәсенең Мактаулы гражданины, бистәнең иҗтимагый советы һәм ветераннар советы рәисе: 

 – Туган төбәгебезнең яңаруы өчен чын күңелемнән сөенәм. Районыбыз көннән-көн заманча яңара, төзекләнә, халыкның тормыш-көнкүреш шартлары яхшыра. Юллар салына, ишегаллары, парклар яңартыла, өр яңа спорт һәм мәдәният объектлары ачыла. 

Ә иң куанычлысы: районыбыздагы яңарышларның табигать турында кайгырту белән янәшә баруы. “Татнефть”нең масштаблы программасы нигезендә Актүбә бистәсе Россиядә беренче углерод-нейтраль бистәгә әверелә. Уникаль экология зонасын булдыру, яшел энергетика, биоягулык һәм технологияләр циклы – бистәне бөтен ил күләмендә үрнәк итеп куя. Нефтьчеләребез кара алтын гына табып калмыйлар, ә бәлки безнең балаларыбыз өчен экологик чиста киләчәк тә булдыралар. 

Зәйтүн Хәйдәров , Азнакай районының Мактаулы гражданины: 

 – Бүген мин шәһәребез һәм районыбызның елданел үзгәрүе, тагын да матурлануы һәм төзекләнүен шатланып күзәтәм. Узган еллар искә төшә. 1970 елда районда иң беренчеләрдән булып Мәлбагыш авылына газ үткәрелгән иде. Бу бөтен район өчен зур, куанычлы вакыйга булды. Ә бүгенге көндә барлык торак пунктларга да газ кертелде һәм авылларда яшәү өчен барлык уңай шартлар да бар: заманча фельдшер-акушерлык пунктлары, почта бүлекчәләре, авыл мәдәният йортлары, китапханәләр эшли, яңа объектлар төзелә. 

Масштаблы инвестицияләр һәм төрле программаларны тормышка ашырып, Азнакай чын мәгънәсендә шәһәр-бакчага әверелде. Кара Елга һәм Мәнәвез елгалары буйлары төзекләндерелде, яңа парк һәм ял зоналары барлыкка килә, балалар бакчалары, мәктәпләргә заманча ремонтлар ясала, креатив яшүсмерләр һәм яшьләр үзәкләре төзелә. 

Безнең буын бүгенге матур үзгәрешләргә сөенә. 

Бу үзгәрешләрдә Азнакай районы ветераннарының да лаеклы өлеше булуы белән горурланабыз. 

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев