Чәчәк ат, Азнакаем!
Азнакай районы 95 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шул чорда безнең төбәк яшәү өчен барлык уңайлы шартлар тудырылган яшәү урынына, сәнәгать үзәгенә әверелде. Без районыбызның Татарстанның социаль-икътисади рейтингында лидерлар рәтендә торуы белән хаклы рәвештә горурланабыз. Федераль һәм республика бюджетлары ярдәме, “Татнефть” Компаниясе белән стратегик партнерлык, милли проектлар һәм грант программаларында катнашу нәтиҗәсендә дистәләгән объект төзелде һәм яңартылды, иҗтимагый киңлекләр төзекләндерелде, инфраструктура яңартылды. Бу үзгәрешләрне районыбызның һәр кешесе тоя һәм рәхмәтле.
Икътисад һәм сәнәгать
Булган авырлыкларга да карамастан, районыбызның икътисады тотрыклы кала. Тулай территориаль продукт 94 миллиард сумнан артып киткән. Безнең тотрыклылыкның нигезе – нефть кластеры. “Азнакайнефть” идарәсе безнең район үсешендә әйдәп баручы көч булып тора. "Азнакай горизонты”, Азнакай технологик транспорт идарәсе, “ТрансСервисАзнакай”, “Логоком” һәм “Транснефть –Прикамье" куәтле сервис компанияләре белән бергә алар районның сәнәгать җитештерүенең 80 процентын тәэмин итәләр. “Татнефть” белән партнерлык – “кара алтын” табу гына түгел, тормышыбызның уңайлыкларына инвестицияләр дә ул.
Актүбә бистәсе бүген киләчәк җирлегенең уникаль моделенә әверелә. Энергия һәм биотехнологияләр үсеше биредә яңа икътисад һәм 180 яңа эш урыны булдыра.
Мәлбәгыш авылындагы “Мәллә” иҗтимагый-мәдәни үзәге дөньякүләм сенсациягә әверелде. Бу Россиядә 3D-принтерда төзелгән беренче иҗтимагый бина. Бу безнең авылларга заманча технологияләрнең мәдәният, спорт, медицина һәм цифрлы элемтәне бер түбә астына берләштерүнең символы.
Районның биш сәнәгать паркында 34 резидент эшли, анда 400 эш урыны булдырылган. Халыкара дәрәҗәгә чыккан һәм Татарстанны БРИКС, “Россия – Асеан” саммитларында тәкъдим иткән “Петсун” компаниясенең уңышы – Азнакайда дөньякүләм масштабтагы бизнес төзеп булачагына дәлил. 1 миллиард сумлык инвестицияләр белән “Имеральд” компаниясе заводын эшләтеп җибәрү безнең өчен тагын бер горурлык булды. Елга 50 мең тонна калдыкларны (шина һәм пластика) эшкәртү экология проблемасын икътисади ресурска әйләндерде.
Авыл хуҗалыгы
Районыбыз аграрийлары һәрчак алдынгылар рәтендә. Соңгы биш еллык йомгаклары буенча районда 25 миллиард 709 миллион сумлык продукция җитештерелгән. “Союз-Агро” һәм “Агросила” компанияләренең заманча мега-фермаларын файдалануга тапшыру, шулай ук терлекчелек тармагына киң күләмле инвестицияләр кертү сөт җитештерүне тәүлеккә 200 тоннага җиткерергә мөмкинлек бирде. Традицион культуралар белән беррәттән без перспективалы һәм югары керемле җитен, рапс һәм хәтта мискантус кебек культураларны да уңышлы үзләштерәбез. Районның чәчүлек мәйданнары буенча да алдынгылар рәтенә керүен аерым билгеләп үтәргә кирәк. Игенчеләребез ару-талуны белмичә фидакарь хезмәт куялар.
Инфраструктура һәм төзекләндерү
Биш ьеллыкта район үсешенә 40 миллиард сумга якын инвестиция кертелгән. Бу акчалар реаль объектларга әверелде. 70 километрдан артык юл ремонтланган. Ел саен юл хуҗалыгына 1, 5–2 миллиард сумга якын акча җибәрелә. “Безнең ишегалды” республика программасы буенча 139 ишегалды төзекләндерелде. 77 мең квадрат метр торак төзелгән, 115 күпфатирлы йорт ремонтланган. Районда беренче тапкыр тугыз катлы йорт төзелде. Җәмәгать урыннары – Кара һәм Мәнәвез елгалары яр буйлары, Сөембикә урамы, Ишкәев исемендәге парк яңартылды. Никахлашу сарае һәм “Тау”яшьләр үзәге төзелде. 1, 5 миллиард сумга үзәк котельныйны реконструкцияләү эше тәмамлана. 7 фельдшер-акушерлык пункты һәм табиб амбулаториясе төзелде, район үзәк хастаханәсенең 10 объектына (стационар, сырхауханә, йогышлы авырулар бүлеге һәм башкалар) ремонт ясалды. Киләчәктә бала тудыру йортын һәм балалар хастаханәсен ремонтлау планлаштырыла. Компьютер томографы һәм диализ үзәге уңышлы гына эшләп килә. Биш ел дәвамында хастаханә автопаркы 21 берәмлеккә тулыланды. Моннан тыш, “Сәламәтлек саклау” милли проекты буенча соңгы елларда хастаханәгә 500 берәмлек төрле медицина техникасы кайтарылган.
Мәгариф
Район мәгарифе зур үзгәрешләр кичерде. Мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының матди-техник базасы капиталь яңартыла. 2025 елда капиталь ремонттан соң республика программасы буенча 7 нче һәм 9 нчы мәктәпләр ачылды, 10 мәктәптә һәм ике балалар бакчасында азык-төлек блоклары яңартылды.
Мәгариф мохитен үстерүгә аерым игътибар бирелә. “Мәгариф” милли проекты кысаларында районның 19 мәктәбендә “Үсеш ноктасы” үзәкләре – табигый фәннәрне һәм технологияләрне өйрәнү өчен заманча мәйданчыклар ачылды. Автопарк яңартылды: биш ел эчендә мәктәпләр өчен 15 яңа автобус сатып алынган.
Спорт, мәдәният, яшьләр
Районда спортны үстерүгә зур игътибар бирелә. “Алга" ябык футбол манежы төзелде. Спорт объектларын капиталь ремонтлауның республика программасы буенча Азнакай шәһәренең чаңгы базасы һәм Актүбә бистәсендәге “Барс” спорт комплексы заманча яңартылды.
2025 елда район-шәһәр Мәдәният сараен (245 миллион сум) һәм Балалар сәнгать мәктәбен (75 миллион сум) ремонтлау төгәлләнде, 20 авыл клубы ремонтланды.
Фронтка ярдәм
Бүген махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм итүдән дә мөһимрәк бурыч юк. Бу безнең уртак бурычыбыз. Без уртак көч белән 1000 тоннадан артык иң кирәкле әйберләрдән ( медикаментлар, техника, агач һ. б. ) торган 104 гуманитар йөк озаттык. Ярдәмнең гомуми суммасы 324 миллион сумнан артып китә.
Азнакай районы киләчәккә ышаныч белән карый. Алда – яңа максатлар һәм казанышлар. Туган ягыбыз елдан-ел чәчәк атсын, матурлансын!
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев