Татарстанда «Чиста һава» операциясе барышында 4 меңнән артык автомобиль тикшерелгән.
ЭКОЛОГИЯ

Татарстанда «Чиста һава» операциясе барышында 4 меңнән артык автомобиль тикшерелгән.

Татарстанда «Чиста һава» оператив‑профилактика чарасы дәвам итә.

Бу чара «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында 1 июньдә башланган. Бу хакта Татарстан Республикасының Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Тикшерүне Экология министрлыгы инспекторлары Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автомобиль инспекциясе һәм Идел буе федераль округы буенча Транспорт өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе белән берлектә үткәрәләр. 

Барлыгы 4 213 автотранспорт берәмлеге тикшерелде: шул исәптән 3 811 җиңел автомобиль, 212 йөк машинасы һәм 190 автобус. 

Артык чыгарылымнар ачыкланган 8 автомобиль теркәлде — бу тикшерелгән машиналарның гомуми санының 2 процентын тәшкил итә. Шуларның 74‑е — җиңел автомобиль, 7‑се — йөк машинасы, 5‑е — автобус. Аларның 72‑се бензин ягулыгында, 10‑ы дизель ягулыгында, 4‑е газ ягулыгында эшли. 

Артып китүләр ачыкланган автомобиль хуҗалары белән атмосфера һавасын саклау өлкәсендәге закон таләпләрен үтәү зарурлыгы турында аңлату эшләре алып барыла. Административ хокук бозулар буенча беркетмәләр төзелә. 

Рейдлар 22 муниципаль берәмлектә үткәрелә: Югары Ослан, Чистай, Буа, Түбән Кама, Азнакай, Арча, Лениногорск, Тукай, Менделеевск, Алабуга, Балтач, Теләче, Саба, Чирмешән, Баулы, Әлмәт, Кукмара, Ютазы, Апас һәм Алексеевск районнары, шулай ук Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә. 

Республика автоюлларында тикшерүләр 2025 елның 30 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. 

Искәртеп үтик: соңгы биш елда һавага зарарлы матдәләр чыгару нормативларын арттырган автомобильләр саны кими бара. Мәсәлән, 2021 елда бу күрсәткеч 2, 8 процент тәшкил иткән булса, 2025 елда — 2, 6 процент. Бу күренеш мотор ягулыгы сыйфатының яхшыруына һәм автопаркны яңартуга бәйле. 
 

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев