“Юбилейный” стадионында Азнакай районының – 95, ә “Азнакайнефть” идарәсенең 70 еллык юбилейлары уңаеннан бәйрәм тантанасы узды.
Районыбызның данлы тарихы һәм бүгенге казанышларын чагылдырган театраль күренешләр күңелләрдә горурлык хисләрен тудырды.
Азнакайлыларны бәйрәм белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов,“Татнефть” Компаниясе генераль директоры Наил Мәганов, Марсель Шәйдуллин котладылар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов нефтьчеләребез һәм барлык азнакайлыларны бәйрәм белән котлап, Азнакайның илебездә иң уңышлы, матур шәһәрләр дәрәҗәсенда булуын билгеләп үтте һәм моңа үз өлешен керткән нефтьчеләребез, һәр хезмәткәргә олы рәхмәтен җиткерде. Рәхмәтләрнең иң зурысы - ул ветераннарыбызга.
Иң зур байлыгыбыз - ул кешеләр, ветераннар, аксакаллар, аларның эшен лаеклы дәвам итүче бүгенге буын,
- диде ул.
"Татнефть"Компаниясе генераль директоры Наил Мәганов та үз чыгышында кайнар тәбрикләү һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Районыбыз үсешенә зур өлеш керткән хезмәт алдынгыларын тәбрикләү, бүләкләрне шәхсән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кулыннан алу үзе бер зур куаныч һәм горурлык булды.
Бәйрәм тантанасын “Зәкәрия” фольклор төркеме, “Кофейн” кавер төркеме, “Әбием” этно-экперименталь музыкаль проекты, Татарстан Республикасының атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова катнашында концерт программасы дәвам итте.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев