Батырларны хөрмәтләү һәм гаиләләргә игътибар
ҖӘМГЫЯТЬ

Батырларны хөрмәтләү һәм гаиләләргә игътибар

Делегация Р. Ишкәев исемендәге паркта булды.

Шәһәребезнең үзәгендә урнашкан парк балалар, гаиләләрнең иң яраткан ял урыны. Ул “Татнефть” АҖ “Азнакайнефть” идарәсенең элеккеге легендар начальнигы Раувель Кәлимулла улы Ишкәев истәлегенә аның исеме белән аталган. 

“Татарстан Республикасында заманча шәһәр мохитен формалаштыру” республика программасы буенча Татарстан Республикасы бюджеты һәм федераль бюджет һәм субсидияләр, “Татнефть” АҖ гранты хисабына 2025 елда территорияне төзекләндерү эшләре алып барыла. “Вдохновение” һәм модульле фонтаннар, “Автодром”, аттракционнар, ясалма сулык, Амфитеатр, балалар мәйданчыклары, уен һәм җәяүлеләр зоналары төзелгән. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә илебез иминлеген саклаучы якташларыбызның балаларына “Мәктәпкә барырга ярдәм ит! ”акциясе кысаларында 20 укучыга мәктәп кирәк -яраклары белән портфельләр тапшырды. 

Районыбызда гаилә кыйммәтләрен саклау, яшь гаиләләргә ярдәм максатында күпсанлы чаралар уздырыла. Аның нәтиҗәсе дә көттерми. Быел апрель аенда Азнакай районында куанычлы вакыйга булды: Алия һәм Сергей Саргандаевлар гаиләсендә өч игезәк бала туды. Татарстан Рәисе бәхетле әти-әнине тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде, Ярослав. Владислав һәм Мирославның бәхетле балалар булып үсүен теләде. 

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев