Даруханәдә сатыла торган өч процентлы водород перекисе эремәсенә (100 гр) 10-20 гр нашатырь спирты һәм табак-савыт юа торган сыеклык яки порошок салабыз да кулларыбызны шул катнашмага тыгып торабыз. Соңыннан кулны сабын белән юабыз, тукландыргыч крем сөртәбез.