Узган жомга кичендә Хәсаншина урамы 5, 7, 9 нчы йортларда яшәүче күршеләр җыелды.
Аларны бәйрәм белән шәһәр Советы башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов, "28 нче квартал" идарәчел компаниясе җитәкчесе Алина Солтанова тәбрикләделәр. Җәмәгать эшләрендә актив булган, юбилейлары булган һәм башка лаеклы яшәүчеләргә бүләкләр тапшырдылар.
Районыбыз артистлары дәртле җырлары белән бәйрәмгә ямь өстәде.
Кучтәнәчләр белән кайнар чәй дә тәмле булды. Балаларга күңелле уеннар оештырылды.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев