Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«Любовь и верность»

Участник № 3, Семья Ганиевых

23 июня 2022, 10:27

Азнакай районы Чуар-Абдул авылында яшәүче кадерлеләребез Ганиев Әдип һәм Ганиева Гөлүсә узләренең тимер туйларын билгеләп үттеләр. Бергә иңне-иңгә куеп, бер-берсен хөрмәт итеп, 65 ел яшиләр. Алар авылның гына түгел, районыбызның да горурлыгы. Әниебез 87 яшьтә булса да, мендәр тышлары, урын җәймәләре, стенага эләргә төрле-төрле бизәкләр чигә. Алар белән өебезне бизи. Ә әтиебез 88 яшь тула дип тик утырмый. Бүгенге көндә дә тракторда оста йөри. Кулыннан килмәгән эше юк: тимерче дә, балта остасы да, гармунчы да ул. Картлыкны шулай тигезлектә, балалар, оныклар, оныкчыклар кадер-хөрмәтендә каршылау - зур бәхет ул. Аларга алдагы көндә дә саулык-сәламәтлек, шулай бер-берсенә терәк булып, без - 5 баланы, 10 оныклы, 15 оныкчыкны сөендереп, озак яшәүләрен телибез.

Нет комментариев