Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Витаминнар рак китереп чыгаруга сәбәп булырга мөмкин - АКШ галимнәре

Тәҗрибә нәтиҗәләреннән ачыкланганча, А-бета-каротин витаминын күп куллану үпкә рагы китереп чыгару куркынычын 20 процентка арттырган. (Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Америка галимнәре витаминнарны күп куллану җитди авырулар китереп чыгарырга мөмкинлеген ачыклаган. Колорадо университеты белгечләре күп витмин кабул итүче кешеләрдә онкология һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары килеп чыгу рискы зур булуын белдергән дип...

Тәҗрибә нәтиҗәләреннән ачыкланганча, А-бета-каротин витаминын күп куллану үпкә рагы китереп чыгару куркынычын 20 процентка арттырган.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Америка галимнәре витаминнарны күп куллану җитди авырулар китереп чыгарырга мөмкинлеген ачыклаган. Колорадо университеты белгечләре күп витмин кабул итүче кешеләрдә онкология һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары килеп чыгу рискы зур булуын белдергән дип хәбәр иткән Informing.ru басмасы.

Галимнәр 10 ел дәвамында меңләгән пациентның сәламәтлеген өйрәнгән, өч ай саен тикшеренүләр үткәргән. Бер төркем витаминлы азык кушылмалары кабул иткән, икенчесе - плацебо. Тәҗрибә нәтиҗәләреннән ачыкланганча, А-бета-каротин витаминын күп куллану үпкә рагы китереп чыгару куркынычын 20 процентка арттырган. С витаминын артык куллану йөрәк-кан системасы проблемалары килеп чыгуны 34 процентка арттыруы ачыкланган. Шул сәбәпле, галимнәр витамин өстәмәләрен табиб белән киңәшләшеп кенә кабул итәргә өндәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Витаминнар рак китереп чыгаруга сәбәп булырга мөмкин АКШ галимнәре