Витаминнар рак китереп чыгаруга сәбәп булырга мөмкин - АКШ галимнәре
Тәҗрибә нәтиҗәләреннән ачыкланганча, А-бета-каротин витаминын күп куллану үпкә рагы китереп чыгару куркынычын 20 процентка арттырган.
(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Америка галимнәре витаминнарны күп куллану җитди авырулар китереп чыгарырга мөмкинлеген ачыклаган. Колорадо университеты белгечләре күп витмин кабул итүче кешеләрдә онкология һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары килеп чыгу рискы зур булуын белдергән дип...