Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Синең кешеләрең, Азнакай: Марс һәм Фәндисә Мадьяровлар

Бер авылда туып, мәктәптә бер бер сыйныфта укып үскән алар. Җиденчене тәмамлагач, юллары беразга аерылса да, насыйп ярлар булгач, язмыш кавыштырган үзләрен. Җиңү бистәсендә гомер кичерүче Марс ага белән Фәндисә апа Мадьяровлар табигатьнең менә бүгенгедәй кышка кереп барган ап-ак мәлендә моннан 55 ел элек чәчләрен чәчкә бәйләгәннәр. Фәндисә апа Вахитов...

Бер авылда туып, мәктәптә бер бер сыйныфта укып үскән алар. Җиденчене тәмамлагач, юллары беразга аерылса да, насыйп ярлар булгач, язмыш кавыштырган үзләрен.

Җиңү бистәсендә гомер кичерүче Марс ага белән Фәндисә апа Мадьяровлар табигатьнең менә бүгенгедәй кышка кереп барган ап-ак мәлендә моннан 55 ел элек чәчләрен чәчкә бәйләгәннәр. Фәндисә апа Вахитов исемендәге совхозда башта кибеттә сатучы, аннан бухгалтер, лаборат булып эшли, 15 ел мунча белән мөдирлек итә.

- Мунчабыз шулкадәр шәп, сауналарына кадәр бар иде. Хәтта Казаннан килгән министрларга кадәр яратып юыналар иде, - дип искә ала ул елларны.

Марс абый исә механик, идарәче, тәэминатчы була. Ипле, төпле булганга бик хөрмәт итәләр үзен.

- Әле дә алар авылның активистлары. Өмәләрдә булсын, Марс абый машинасына үзе кебек олы яшьтәге абый-апаларны утыртып, зират чистартырга ашыга. Ашларда коръәннәр укып, вафат булган авылдашларын җиренә җиткереп, соңгы юлга да озатышалар, - ди ветераннар советы рәисе Әлфия Солтанова.

Яңа сайланган авыл җирлеге башлыгы Ирина Бухаровага иң беренче ярдәм кулын Марс абый суза.

- Кайсы урамда баганаларда ут янмый, кайда нәрсә төзәтәсе бар - барысын да күрсәтеп чыгам, - ди.

Берәүләр үз кабыкларына бикләнеп, ник тәгәрәп китми дип, дөньяга кул селтәгәндә, алар әнә шулай кендек каны тамган җирләре өчен янып-көеп яшиләр.

Икесе дә тиктормас, эшчән. Көч-куәтләре барында ишек алларын тутырып мал-туар асраганнар. Әле дә сарык белән кош-корт тоталар.

- Әти белән әни безнең өчен һәрчак үрнәк булдылар. Итагатьле, намуслы итеп тәрбияләделәр, дөрес юлдан барырга өйрәттеләр. Хәзер дә алар белән киңәшләмичә эшкә тотынмыйбыз. Кайткан саен мул итеп табыннарын әзерләп торалар, рәхмәттән башка сүзебез юк, - ди кызлары Ләйсән.

Бу өйдән оланнар өзелми. Ял-бәйрәмнәр булсынмы, балаларның каникулларымы - төп нигезгә җыелалар. Бәхетле әби белән бабайның 9 оныгы, 5 оныкчыгы бар.

Әмма язмыш авыр кайгыларын да салган бу иңнәргә. Бер уллары белән кызларын тәпи китмәс борын җир үз куенына ала. Аннан соң яшьләре ташып торган ике улларын югалталар. Бүгенге көндә төп терәкләре - Ләйсән белән Маратлары.

Ләйсән Ахунова - мәгариф системасында, Марат Мадьяров төрле җаваплы тармакларда эшли, хәзер шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә.

Бу гаиләдә җыр-моң яраталар. Марс абый белән Фәндисә апа яшь чакта сәхнәдән төшмәгәннәр. Зөбәрҗәт туйлары белән котларга муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин килгәч тә, алар җырлап-биеп күрсәттеләр. Матур парга Марсель Шәйдуллин ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомерләр теләп, бүләкләр тапшырды.

Әлеге изге теләкләргә авыл җирлеге башлыгы, ветераннар советы рәисе, юбилярларның балалары, оныклары да кушылды. Ләйсән исә әти-әнисенә булган йөрәктәге тирән хисләрен сандугачтай тавышы белән җыр аша белдерде.

Күпме сулар акса да, Марс абый белән Фәндисә апаның бер-берсенә булган хисләре һич тә сүнмәгән. Алар хәзер дә назлы карашлары белән сөешеп, ярты сүздән аңлашып, бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр. Гаилә тормышының бар матурлыгы шунда да.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Синең кешеләрең, Азнакай: Марс һәм Фәндисә Мадьяровлар