Шәһәребезнең кызыклы урыннарын бергәләп ачыйк
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәребезнең кызыклы урыннарын бергәләп ачыйк

Менә шундый кызыклы һәйкәлне гел уйламаган җирдән Азнакайның иң гади ишегалларының берсендә күреп алдык.

Агач кәүсәсеннән кисеп эшләнгән ябалаклар әйләнә-тирәне сак кына күзәтеп торалар. Ябалак кошы элек-электән зирәклек символы булып санала. Ә шушы агачтан эшләнгән сын кемнеңдер оста кулларына ишарә итүче сәнгать әсәре дә. Матур итеп уеп ясалган, өстеннән лак белән капланган. Биредә урнаштырылган җимлекне якын-тирәдәге күгәрченнәр дә яраткан. Килешәсездер, матурлык янәшәбездә генә икән. Кайчагында бәлки аны күрү теләге яки вакытыбыз гына җитмидер.

Ә сезгә, кадерле укучыларыбыз, бу ябалаклар гаиләсе ошыймы? Ул кайда “яши”, аны кем иҗат иткән? Комментарийларда безгә языгыз.


Нет комментариев