Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Портфельләр булды, бар да мәктәпкә әзер!

Менә ул күптән көткән бәхетле көн! Бик тиздән мәктәпкә барасыңны белсәң дә, иңеңә матур дәфтәрләр, пеналлар, ручкалар салынган портфель кунмый торып, күңел тынычланмый. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов канаты астында 2007 елдан бирле үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында бу атнада районыбызда ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдәге, инвалид, ятим һәм...

Менә ул күптән көткән бәхетле көн! Бик тиздән мәктәпкә барасыңны белсәң дә, иңеңә матур дәфтәрләр, пеналлар, ручкалар салынган портфель кунмый торып, күңел тынычланмый.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов канаты астында 2007 елдан бирле үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында бу атнада районыбызда ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдәге, инвалид, ятим һәм опекадагы балаларга уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырылды.

- Бик зур рәхмәт предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләренә, депутатларга, алар һәрвакыт бу акциядә катнашалар. Тиздән яңа уку елы башлана. Без әти-әниләр белән бергәләп балаларны мәктәпкә әзерләргә тиеш. Балалар бәхетле булсыннар, йөзләреннән елмаю китмәсен. Аның өчен безгә, өлкәннәргә, матур итеп эшләргә һәм шундый акцияләр үткәрергә кирәк. Балаларның исә яхшы укып, әти-әниләрен, укытучыларын тыңлап, республикабызны, районыбызны яратып, горурланып яшәүләрен телибез, - диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин әлеге тантаналы чараларда.

Портфельләрне тапшыру шәһәрнең иң күркәм җирләрендә: беренче сыйныфка буручылар өчен - Ишкәев исемендәге ял паркында, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен - Игелеклелек паркында, ятим һәм опекадагы балалар өчен - Гаилә паркында булды. Бу парклар әле яңа гына сафка бастылар һәм аларда бик күп уен һәм спорт мәйданчыклары урнашкан. Әнә шулай Азнакаебызда яшь буын һәр яклап кайгыртучанлык тоеп үсә.

- Рәхмәттән башка сүзебез юк. Бик дулкынландыра торган чара. Аз гына игътибардан да кешенең күңеле була. Балаларның шатлыгын әйтеп бетергесез, - ди улы беренче сыйныфка баручы Руфина Солтанова.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев белдерүенчә, быел портфельләр барлыгы 404 балага тапшырылган.

- Шунысы куанычлы, бу акциягә кушылучылар елдан-ел арта. Хәтта әби-бабайлар да үз пенсияләреннән өлеш чыгарып, мәрхәмәтлелек күрсәтәләр. Бер-беребезгә шулай игътибарлы булып, игелек кылып яшәсәк иде, - диде ул.

Резеда ШӘРИПОВА

Сүз уңаеннан

Ун ел дәвамында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе барышында районда 4 меңгә якын балага ярдәм күрсәтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Портфельләр булды, бар да мәктәпкә әзер!