Миңнулла Бадыкшанов - Азнакай янгын саклыгы хезмәтенең аксакалы
Миңнулла Туйкә авылында гади генә крестьян гаиләсендә туа. Ул өченче сыйныфны тәмамлаганнан соң,
аларның гаиләсе Ерак Көнчыгышка күчеп китеп, Семеновка эшчеләр бистәсендә төпләнә. Татар авылыннан
килгән укучы малай укытучыларны беренче көнне үк үзенең акылы, яхшы хәтере белән әсир итә, яшьтәшләре
арасында ул төгәл фәннәрне тиз үзләштерүе белән дә аерылып тора....