Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Күршеләрнең таш стенасында үскән әлеге чәчәкне күреп, хәйран калдым

Табигатьтә нинди генә могҗизалар булмый. Бакчада су сипкәндә күршеләрнең таш стенасында үскән әлеге чәчәкне күреп, хәйран калдым. Ничек таш арасына килеп эләккәндер ул орлык, цемент измә арасында ничек тамыр җибәргәндер, гаҗәп! Аны кадерләп ашлаучы да, су сибүче дә юк бит. Ә чәчәк бернинди киртәләргә карамыйча үскән! Тыйнак кына елмаеп, ямьсез...

Табигатьтә нинди генә могҗизалар булмый. Бакчада су сипкәндә күршеләрнең таш стенасында үскән әлеге чәчәкне күреп, хәйран калдым.

Ничек таш арасына килеп эләккәндер ул орлык, цемент измә арасында ничек тамыр җибәргәндер, гаҗәп! Аны кадерләп ашлаучы да, су сибүче дә юк бит. Ә чәчәк бернинди киртәләргә карамыйча үскән! Тыйнак кына елмаеп, ямьсез ташларны бизәп утыра.

Тормышта да бар андый көчле рухлы кешеләр. Язмыш салган сынауларга бирешмичә, алар яшәргә омтыла. Алай гына да түгел, тирә-юньгә матурлык өләшеп яшәргә тырышалар. Бу чәчәк миңа шундый затларны хәтерләтте.
Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Күршеләрнең таш стенасында үскән әлеге чәчәкне күреп, хәйран калдым