Күршеләрнең таш стенасында үскән әлеге чәчәкне күреп, хәйран калдым
Табигатьтә нинди генә могҗизалар булмый. Бакчада су сипкәндә күршеләрнең таш стенасында үскән әлеге чәчәкне күреп, хәйран калдым.
Ничек таш арасына килеп эләккәндер ул орлык, цемент измә арасында ничек тамыр җибәргәндер, гаҗәп! Аны кадерләп ашлаучы да, су сибүче дә юк бит. Ә чәчәк бернинди киртәләргә карамыйча үскән! Тыйнак кына елмаеп, ямьсез...