Кеше китә – эзе кала
Леонид Маркензонны өлкән буын кешеләре күреп белсә, яшьләребез ишетеп белә торгандыр. Ул 1960 елдан азнакайлыларны кышның зәмһәрир суыкларында җылытучы хезмәтнең алыштыргысыз белгече, җитәкчесе иде.
Һәркем белән уртак тел таба торган Одесса "егетен" үзем дә яхшы белә идем. Газетага материаллар әзерләргә туры килсә, соравыңның һәркайсына төпле җавап бирер, барсын да аңлатыр,...