Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Карамалы китапханәсенә шаккаттым

Күптән үзебезнең авыл китапханәсендә булганым юк иде. Шушы көннәрдә кызыксынып кереп чыгасы иттем. Кердем дә, мондагы байлыкка шаккаттым! Әйе, әйе, китап байлыгына! Үзебезнең районнан чыккан язучыларның, "Гөлстан" әдәби берләшмәсе әгъзаларының китап күргәзмәләре һәм стендлары бик матур итеп эшләп куелган. Китапханәче Налия Ибраһимова ел саен яңа чыккан китаплар кайтып торуын һәм...

Күптән үзебезнең авыл китапханәсендә булганым юк иде. Шушы көннәрдә кызыксынып кереп чыгасы иттем. Кердем дә, мондагы байлыкка шаккаттым! Әйе, әйе, китап байлыгына! Үзебезнең районнан чыккан язучыларның, "Гөлстан" әдәби берләшмәсе әгъзаларының китап күргәзмәләре һәм стендлары бик матур итеп эшләп куелган. Китапханәче Налия Ибраһимова ел саен яңа чыккан китаплар кайтып торуын һәм авыл халкының яратып укуын әйтте. Үзем дә китапка мөкиббән, ике әсәр күтәреп кайттым. Моңа кадәр Фәйрүзә Исмәгыйлова да шулай җанын-тәнен биреп эшли иде. Озак еллар мәдәният өлкәсендә хезмәт куйгач, биредәге уңай үзгәрешләргә чын-чынлап күңелем сөенде.

Сәлимә Газизова, Карамалы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Карамалы китапханәсенә шаккаттым