Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хат ташучы Гөлзәрия Сәйфиеваны Урсай авылы халкы бик ярата

Җырларда җырланган почтальон - һәр өйдә көтеп алынган кадерле кунак. Берәүләргә көндәлек матбугат, берәүләргә пенсия-субсидия, сирәк булса да, хат-хәбәрен дә китерә ул. Вакытында күренмәсә, зур хафага төшәбез. Почтальон хезмәте элек-электән җиңел булмаган. Зур сумкага газета-журналлар төяп, өй борынча җәяү ничә чакрымнар үтелгән. Урсай шактый зур авыл, шуңа күрә бездә ике...

Җырларда җырланган почтальон - һәр өйдә көтеп алынган кадерле кунак.

Берәүләргә көндәлек матбугат, берәүләргә пенсия-субсидия, сирәк булса да, хат-хәбәрен дә китерә ул. Вакытында күренмәсә, зур хафага төшәбез.

Почтальон хезмәте элек-электән җиңел булмаган. Зур сумкага газета-журналлар төяп, өй борынча җәяү ничә чакрымнар үтелгән. Урсай шактый зур авыл, шуңа күрә бездә ике почтальон халыкка хезмәт күрсәтә.

Икесе дә бик уңган. Фәймә Гәрәева да, Гөлзәрия Сәйфиева да газеталарны, пенсияләрне көне-сәгате белән тараталар. Гөлзәрия шушы авылда туып үсте, әмма гаиләсе белән Бөгелмә шәһәрендә яши иде. Әнисе авыргач, аны карарга кайттылар һәм менә төп нигездә төпләнеп тә калдылар.

Әле узган елның декабрендә генә эшли башласа да, авыл халкының мәхәббәтен казанып өлгерде.

Фәнис Курбиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хат ташучы Гөлзәрия Сәйфиеваны Урсай авылы халкы бик ярата