Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Чалпыда укучылар Сабан туе үтте

1970 елда авыл халкы көче белән Чалпыда матур парк төзелде. Шул чорда колхоз председателе булган Сәгадәт абый Аппаков, авыл Советы рәисе Мөгаллимә апа Латыйповалар оештырды бу эшне. Хәзер паркта мәдәният сарае, һәйкәл, стадион, хоккей корды, Сабантуй мәйданы бар. Яз көннәрендә шомырт, сирин, гөлҗимеш, юкә чәчкә аткан ватытта бөтен авылга хуш...

1970 елда авыл халкы көче белән Чалпыда матур парк төзелде. Шул чорда колхоз председателе булган Сәгадәт абый Аппаков, авыл Советы рәисе Мөгаллимә апа Латыйповалар оештырды бу эшне. Хәзер паркта мәдәният сарае, һәйкәл, стадион, хоккей корды, Сабантуй мәйданы бар. Яз көннәрендә шомырт, сирин, гөлҗимеш, юкә чәчкә аткан ватытта бөтен авылга хуш ис тарала, кичләрен сандугачлар сайравын тыңлыйсың...

Балаларны яклау көне уңаеннан Чалпы авылы мәктәбендә укучылар Сабан туе да табигатьнең шушы гүзәл почмагында үтте. Балачакның гүзәл мизгелләре булып истә калырлык көн булды ул: һәр тарафта җыр-бию, уен-көлке! Уеннарда катнашкан балаларның берсе дә бүләксез калмады.

Гөлфия Ибрагимова, Чалпы авылы гомуми урта белем бирү мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чалпыда укучылар Сабан туе үтте