Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Буыннар чылбыры. Исемнәре район тарихына уерлык

Җылы кояш нурларында табигатьнең уяна башлаган чоры - март ае бәйрәмнәргә бай. Шуларның иң күркәме - Халыкара хатын-кызлар көне. Гүзәл затларыбызны олылау, тәбрикләүләр әле дә дәвам итә. Бүген Мәдәни үзәктә районыбыз үсешенә лаеклы өлеш керткән биш дистәгә якын хатын-кыз Азнакай 1 нче мәктәбе укучылары белән очрашты. - Сез төрле өлкәләрдә...

Җылы кояш нурларында табигатьнең уяна башлаган чоры - март ае бәйрәмнәргә бай. Шуларның иң күркәме - Халыкара хатын-кызлар көне. Гүзәл затларыбызны олылау, тәбрикләүләр әле дә дәвам итә. Бүген Мәдәни үзәктә районыбыз үсешенә лаеклы өлеш керткән биш дистәгә якын хатын-кыз Азнакай 1 нче мәктәбе укучылары белән очрашты.

- Сез төрле өлкәләрдә тырыш хезмәт куйгансыз. Сезнең белән чын-чынлап горурланабыз. Без дә сезгә тигезләнеп, тагын да яхшырак эшләргә омтылабыз. Иң беренче ярдәмчеләребез дә, төпле киңәшчеләребез дә сез. Яшьләребез дә акыллы булып үссеннәр, сезнең, безнең эшне лаеклы дәвам итсеннәр иде, - дип, кичәне ачканда муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин җылы теләкләрен җиткерде.

Төбәкне өйрәнү музее һәм мәдәният идарәсе хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән әлеге чара тарихи истәлекләргә бай чыгышлар, моңлы җырлар белән үрелеп барды.

- Унҗиде яшем тулар-тулмас "Азнакайнефть" идарәсенә эшкә килдем һәм бер промысельда 39 ел оператор булып эшләдем. Хезмәт Даны ордены, "СССРның атказанган нефтьчесе" дигән мактаулы исем белән бүләкләндем. Лаеклы ялга чыккач та тынгы белмибез, үз промыселыбызның ветераннары белән гөж килеп яшибез. Азнакаебыз матурая, тормышлар элекке белән чагыштырганда күпкә җитеш, рәхәт. Безне шулай олылыклаган өчен район җитәкчеләренә зур рәхмәт, - диде Фриза Ситдикова.

Гомере буе авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйган Даимә Салихова да үткәннәр белән бүгенгене чагыштырып:

- Терлекчелектә нигездә хатын-кызлар эшләде. Кышын да резин итекләр киеп, чакрым ярымны җәяү йөреп, сыер саудылар. Куллары белән сөт тулы бидоннарны, җилкәләрендә үзләре кадәр фураж капчыкларын ташыдылар. Бик авыр чаклар булды. Хәзер оҗмахта яшибез. Авылдан килгән вакытта адашырлык җирләрдә йөрибез, Азнакай урамнарын танып булмый, - диде.

Озак еллар хакимияттә җаваплы урыннарда эшләгән Зимфира Мөхәммәдьярованың: "Без сезнең белән барыбыз да музейга куярлык кешеләр", - дип шаяру катыш әйтелгән сүзләрендә хаклык бар. Залда утырган ханымнарның кайсысын гына алсаң да, мактап туймаслык.

- Халык өчен яшәсәң һәм эшләсәң, беркайчан да онытылмыйсың, - диде Зимфира Мөхәммәдьярова укучыларга мөрәҗәгать итеп.

Яшь буын да бу очрашудан кәнәгать калды.

- Азнакаебыз фидакарь хатын-кызларга бай икән. Бик күп кешеләр белән таныштык, алардан матур-матур сүзләр, теләкләр ишеттек, күпме яңалык ачтык, - диде әнә Инзилә Хөсәенова яшьтәшләре фикерен белдереп.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Буыннар чылбыры. Исемнәре район тарихына уерлык