Бурычлы азнакайлылар чит илдә ял итә алмаячак
Тиздән, бик тиздән Яңа ел "каникуллары" килеп җитә. Кемдер аны үз гаиләсе - якыннары янында уздыра, икенчеләре туганнарына кунакка бара, ә өченчеләре чит илләрдә ял итәргә дә планлаштыра. Әмма бурычларың булса, чит илләргә чыгу турында онытып торырга туры киләчәк. Агымдагы елда суд приставлары тарафыннан 50 меңләп бурычлыга карата чит илгә...
Тиздән, бик тиздән Яңа ел "каникуллары" килеп җитә. Кемдер аны үз гаиләсе - якыннары янында уздыра, икенчеләре туганнарына кунакка бара, ә өченчеләре чит илләрдә ял итәргә дә планлаштыра.
Әмма бурычларың булса, чит илләргә чыгу турында онытып торырга туры киләчәк. Агымдагы елда суд приставлары тарафыннан 50 меңләп бурычлыга карата чит илгә чыгу чикләгән. Аларның күпчелеге явыз ният белән түләмәүчеләр дә түгел, ә бары тик төрле сәбәпләр белән үзләренең бурычлары барын белмәгәннәр генә. Шуңа күрә дә Азнакай суд приставлары шимбә көннәрендә 9.00 - 18.00 сәгатьләрдә өстәмә рәвештә гражданнарны кабул итүне оештыра. Бу вакытта үзеңә кирәкле бөтен мәгълүматны (шул исәптән чит илгә чыгу хокукы турында да) алырга, ә иң әһәмиятлесе бурычларыңны түләргә мөмкин. Үзең белән бергә паспортың булуы шарт. Чит илгә баруны чикләү, бурычны түләгәннән соң 5-7 көн дәвамында гына бетерелә. Ялыгызны акыл белән планлаштырыгыз! Бурычлылар исәбендә тормагыз!
Нәсимә Фазлыева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев