Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәхетнең башы – хатыннан уңу

Район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин киленбикәләрне бүләкли Киленбикә... Халкыбызның буыннардан-буыннарга күчеп килүче матур йола-гадәтләрен дәвам итү, гаилә учагын сүндермичә саклау, өйләрнең яме, ашларның тәме, ирләрнең һәм балаларның бәхете... - барысы да аның нәзберек җилкәсенә йөкләнгән. Безнең киленбикәләребез нәкъ менә шундый асыл сыйфатларны үзләренә туплаганнар. Моны район күләмендә уздырылган «Киленбикә»...

Район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин киленбикәләрне бүләкли

Киленбикә... Халкыбызның буыннардан-буыннарга күчеп килүче матур йола-гадәтләрен дәвам итү, гаилә учагын сүндермичә саклау, өйләрнең яме, ашларның тәме, ирләрнең һәм балаларның бәхете... - барысы да аның нәзберек җилкәсенә йөкләнгән. Безнең киленбикәләребез нәкъ менә шундый асыл сыйфатларны үзләренә туплаганнар.

Моны район күләмендә уздырылган «Киленбикә» бәйгесе дә раслады. 20-45 яшьлек киленбикәләр арасында бәйге игълан ителгәч, анда катнашырга теләк белдерүчеләр дә бик күп була. Финалда исә җиңү яулаган, иң сөйкемле, иң уңган, булган җиде ханым: Азнакай киленнәре Фирая Юнысова, Гүзәл Тимбакова, Фирүзә Сәлахова Ирекле авылы килене Зөлфия Сабурова, Урсайдан - Илмира Шәрифуллина, Мәсгуттән - Дилбәр Мөхәммәтшина, Югары Стәрледән - Зилә Шәйхетдинова көч сынаштылар.

Районыбызда мондый матур, эчтәлекле һәм тәрбияви бәйгенең башлангычы 1994 елларга барып тоташа. Нәкъ менә шушы елда Азнакай килене, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлхия ханым Миңнеханова Халыкара «Киленбикә» бәйгесендә катнашып, Азнакай данын яклап җиңү яулый һәм аны үзебездә дә оештырып җибәрә. Тәҗрибәле киленбикә, тырыш, уңган кайнана бәйгедә катнашучы киленбикәләребезгә үзенең хәер-фатихасын бирде. Аның матур теләкләренә республика «Киленбикә» бәйгесе лауреаты, шулай ук Азнакай килене Гөлфия Әхмәтҗанова да кушылды.

Ул арада сәхнә кызганнан-кыза барды. Бәйгеләрнең дә ниндиләре әле? Энәсеннән-җебенә кадәр сыный торганнары: «Гаиләм гомер бишегем», «Бәбәй ашы», «Бишек җыры», «Борынгы сандык», «Минем зәвыклы гаиләм». Җырлый, я бии белмисең, аш-суга осталыгың юкмы? Сынаудан уза алмадың дигән сүз. Афәрин! Бер генә «пешмәгән» киленбикә дә булмады. Барысы да уңганнар, булганнар: аш-суга да, җыр-моңга да осталар, әдәплеләр, шаян сүзгә дә кеше кесәсенә кермиләр, тегәләр дә, чигәләр дә, тагын әллә күпме үзләренә генә хас шөгыльләре бар. Жюри һәм тамашачы алдында сөекле хатыннарының образларын тагын да тулырак күз алдына китерү өчен киленбикәләребезнең ирләре дә «биеп» кенә торды. Бу жюрига дөрес бәя бирергә тагын бер мөмкинлек тудырды, чөнки ир - шул ук хатынының чагылышы бит инде ул. Юкка гына «Ир-атны кеше иткән дә хатын, хур иткән дә хатын», - димәгәннәр. Акыллы хатын-кыз янәшәсендә ир алтын куллы оста, мөхтәрәм затка әверелә.

Мәдәният хезмәткәрләре, журналистлар, тәҗрибәле киленбикәләрдән тупланган жюри күзлегеннән бер нәрсә дә читтә кала алмый. Алар әнә шул иң-иңнәр арасыннан да иң лаеклы киленне сайлап ала алдылар. Район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин Киленбикә таҗын Зилә Шәйхетдиновага кигерде. Күп кенә район һәм республика бәйгеләрендә җиңү яулаган Зилә ханым өчен бу яңалык булмады. Гомумән, бәйгедә җиңелүчеләр булмады, калган киленбикәләребез: Гүзәл - «Иң яшь киленбикә», Фирая - «Иң шаян киленбикә», Фирүзә - «Иң сөйкемле киленбикә», Илмира - «Иң сәләтле киленбикә», Зөлфия - «Иң тәҗрибәле киленбикә», Дилбәр - «Иң уңган киленбикә» номинацияләрендә җиңү яулады. Аларның барысы да бүләкләргә ия булды. Чәчәкләргә күмелгән һәм үзләре дә чәчәк кебек киленбикәләребез белән сәхнә зур бер чәчәк бәйләмен хәтерләтте.

Хәер, төп максат та җиңү-җиңелүдә түгел. Киленбикәләребезнең күңел җәүһәрләрен, матур гамәлләрен, тигез, тату гаиләләрен күрсәтү, киләчәк буыннарга җиткерүдә иде. Мондый гүзәл бәйгеләр киләчәктә тагын да күбрәк булсын! Бәбиләребез әниләренең йөрәк түреннән чыккан бишек җырларын тыңлап үссен, бәби ашлары, чигүле түбәтәй, сөлгеләребез онытылмасын, киләчәк буыннарга ядкарь булып барсын!

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев