Без бергә – без булдырабыз!
Бүгенге вәзгыять - яңа технологияләр, яңа фикерләр, яңа алымнар кулланып, алдынгы тәҗрибәне өйрәнеп эшләүне таләп итә. Инициатив, креатив фикер йөртүче, яңалыкка омтылучы яшь буынның берләшеп, район тормышына, шәһәрнең төзекләндерелүенә үзләреннән зур өлеш кертүләре бик сөенечле. Чыннан да районда нинди генә бәйрәм, нинди генә чара узмасын, һәрберсендә үз әләмнәрен күтәргән яшьләрне...
Бүгенге вәзгыять - яңа технологияләр, яңа фикерләр, яңа алымнар кулланып, алдынгы тәҗрибәне өйрәнеп эшләүне таләп итә. Инициатив, креатив фикер йөртүче, яңалыкка омтылучы яшь буынның берләшеп, район тормышына, шәһәрнең төзекләндерелүенә үзләреннән зур өлеш кертүләре бик сөенечле.
Чыннан да районда нинди генә бәйрәм, нинди генә чара узмасын, һәрберсендә үз әләмнәрен күтәргән яшьләрне күрергә була. «Яшь гвардиячеләр» алар. Бу көннәрдә шәһәр урамнарында, Бөек Җиңү көне уңаеннан, Георгий тасмаларын да тараттылар.
Оешманың эшчәнлеген активлаштыру һәм нәтиҗәлелеген арттыру максатында 26 апрель көнне Яшь гвардиячеләр район Советының утырышлар залына җыелды. Әлеге очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов та катнашты. Чарага мәртәбәле кунак - күптән түгел генә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең "Яшь гвардия" Татарстан региональ бүлекчәсе җитәкчесе итеп билгеләнгән Динар Бариев та килгән иде.
Яшь гвардиячеләр үзләре эзкизларын булдырып, яңа "Азнакай аллеясы" дип аталган проектлары белән таныштырды. Роспотребнадзор бүлеге һәм сырхауханә территориясендә ташландык мәйданны чистартып, брусчатка җәеп, утыргычлар һәм яктырткыч лампалар куеп, авыруларга ял урыны ясау аларның максаты. Шулай ук Яшьләр үзәге яшь гвардиячеләр белән берлектә оештырган "Безнең ишегалды балалары" дип исемләнгән проект хакында да сөйләделәр. Бүгенге көндә яшүсмерләр, яшьләр күп вакытларын өйдә телефон, планшет, телевизор каршында уздыралар. Аларның ялларын күңелле уздыру, сәламәт яшәү рәвешен һәм кызыклы уеннар аша дөньяны танып-белүләрен арттыру максатында 1 нче майдан 31 нче августка кадәр шәһәребезнең төрле ишегаллары мәйданнарында атнасына 3 тапкыр төрле чаралар оештырылачак. Бу башлангычны район хакимияте дә, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең "Яшь гвардия" Татарстан региональ бүлекчәсе җитәкчесе Динар Бариев та хуплап алды. Шулай ук "Патриот" хәрби-патриотик клубы республика күләмендә яшь гвардиячеләр белән палаткалы лагерь, парапланда очу, чаңгы һәм велоузышлар үткәрү хакында үз тәкъдимнәрен җиткерде.
Районнардагы җирле яшь гвардиячеләр оешмаларының эше белән танышып йөрүче, аларның тәкъдимнәрен өйрәнүче Динар Раил улы Азнакай яшь гвардиячеләренә һәм аларның лидеры Илнур Сәгыйтовның эшчәнлегенә уңай бәя биреп, үз фикер-тәкъдимнәрен дә ирештерде.
Очрашуда яшь гвардиячеләр якын киләчәккә эш планы турында сөйләште һәм бурычлар билгеләделәр.
Районыбызның сәләтле, актив укучылары - "Яшь гвардия" штабы әгъзалары. Алар талантлы да, мөстәкыйль дә, дөньяга үз карашлары һәм күңелләрендә йөрткән хыяллары бар. Без аларның уңышларын әле киләчәктә тагын да күбрәк күрербез!
Эльвира Төхвәтуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев