Азнакайның сәләтле укучылары “Сәләт" яшьләр форумыннан кайтты
Азнакайның бер төркем актив, сәләтле укучылары ел саен Биләрдә уза торган "Сәләт" яшьләр форумында катнашты. Мин дә ул бәхетлеләр арасында идем һәм анда алган тәэсирләрне сәгатьләп кәгазьгә төшердем. 10:29 Безне якты нурлары белән кояш сәламләп каршы алды. Иртәнге аштан соң форум узачак урын белән таныша башладык. Төркем җитәкчеләренең чыгышын тыңлаганнан...
Азнакайның бер төркем актив, сәләтле укучылары ел саен Биләрдә уза торган "Сәләт" яшьләр форумында катнашты. Мин дә ул бәхетлеләр арасында идем һәм анда алган тәэсирләрне сәгатьләп кәгазьгә төшердем.
10:29 Безне якты нурлары белән кояш сәламләп каршы алды. Иртәнге аштан соң форум узачак урын белән таныша башладык. Төркем җитәкчеләренең чыгышын тыңлаганнан соң, бөркү чатыр кочагыннан котылып, юлыбыз саф һавада дәвам итте.
11:14 Иң беренче итеп борынгы изге таш янында тукталдык. Риваятьләр буенча, аның тирәли җиде тапкыр әйләнеп чыксаң һәм артыңа борылып карамыйча үзәнгә таба төшсәң, теләгең кабул була, имеш. Төркемебездәге күбесе моны сынап карарга булды. Йөзләгән вак баскычлар буйлап чишмәгә төштек. Кояшта ялтырый-ялтырый, тирә-юньгә тамчыларын чәчеп челтерәп агучы көмеш судан авыз иттек.
Биләрдә табигать кешенең халәтенә тәңгәл килә. Әнә, талгын җилдә әкрен генә хәтфә үлән чайкала. Монда тормыш ыгы-зыгысыннан арынып, күңелләр тынычланып, уй-мәшәкатьләрдән арына. Бар тәнне, җанны рәхәт хәләт биләп ала.
11:47 Без зур сәхнә кырына, бер төркем биючеләр янына килдек. Алар ниндидер очрашуга әзерләнәләр диделәр. Беренче карашка гына аз тоелганнар икән, башкалар да кушылып, биючеләр сафы артканнан-арта башлады.
12:54 Төшке ашка барганда автобуста бераз йокымсырап, ял итеп, көч туплап алдык.
15:33 Тамаклар тук, кәефләр күтәренке. Без ялан кыр уртасында. Менә спорт-интеллектуаль эстафета игълан ителде. Форумда катнашучылар төркем-төркем биремнәрне үтәргә таралыштылар.
"Сәләт"тә узган кыска гына вакыт эчендә мин искиткеч кешеләр белән танышырга өлгердем. Аларның һәрберсе кабатланмас. Һәрберсендә дустанә мөнәсәбәт тойдым.
17:08 Менә без автобусларга утырып, Биләргә соңгы карашыбызны ташладык һәм кайтыр юлга кузгалдык. Өйгә үзебез белән бары якты тәэсирләр алып китәбез.
Форум барышында мин "Сәләт"нең кешеләрне ничек үзгәртүе турында уйландым. Биредә рухи яктан баеп, акыл һәм йөрәкнең тирән катламнарына үтәргә тырышасың. Уй-фикерләр күкрәк читлегенә генә сыймыйча, дөнья киңлекләренә оча.
Изге Болгар җиренең йомшак җиле әле бик күп вакыт матур истәлекләре белән күңелләрне иркәләп торыр.
Зөлфия ХӘМИТОВА, яшь хәбәрче
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев