ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның «Җанашым» фольклор ансамблен Санкт-Петербургта яраттылар

Азнакай шәһәр-район Мәдәният йорты каршындагы «Җанашым» фольклор ансамбле милли гореф-гадәтләребезне яңартуга, аларны чит төбәкләрдә дә танытуга зур өлеш кертә. Әле күптән түгел коллектив Санкт-Петербургта узган халыкара мәдәни форумда катнашты. Делегация җитәкчесе Ландыш Шәрәфиева анда алган тәэсирләре белән уртаклашты: - Безне «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Санкт-Петербург бүлеге яшьләр хәрәкәте җитәкчесе Рената...

Азнакай шәһәр-район Мәдәният йорты каршындагы «Җанашым» фольклор ансамбле милли гореф-гадәтләребезне яңартуга, аларны чит төбәкләрдә дә танытуга зур өлеш кертә. Әле күптән түгел коллектив Санкт-Петербургта узган халыкара мәдәни форумда катнашты. Делегация җитәкчесе Ландыш Шәрәфиева анда алган тәэсирләре белән уртаклашты:

- Безне «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Санкт-Петербург бүлеге яшьләр хәрәкәте җитәкчесе Рената Байтемирова бик җылы каршы алды. Мәдәният институты концерт залында халык җырлары сәнгате фестиваль-конкурсында чыгыш ясадык. Биредә фольклор музеен ачу тантанасында да катнаштык, үзебезнең Азнакай һәм Актүбә сувенирларын, милли ризыгыбыз - чәк-чәк бүләк иттек. Шулай ук күренекле галимә Вера Сивовада фольклор җырлары буенча мастер-класс үттек. «Сез зур сәхнәгә лаек», - диде ул чыгышыбызны карагач.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакайның «Җанашым» фольклор ансамблен СанктПетербургта яраттылар

Нет комментариев