Азнакайның «Җанашым» фольклор ансамблен Санкт-Петербургта яраттылар
Азнакай шәһәр-район Мәдәният йорты каршындагы «Җанашым» фольклор ансамбле милли гореф-гадәтләребезне яңартуга, аларны чит төбәкләрдә дә танытуга зур өлеш кертә. Әле күптән түгел коллектив Санкт-Петербургта узган халыкара мәдәни форумда катнашты. Делегация җитәкчесе Ландыш Шәрәфиева анда алган тәэсирләре белән уртаклашты:
- Безне «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Санкт-Петербург бүлеге яшьләр хәрәкәте җитәкчесе Рената...