Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар, котлы булсын Сабантуйлар

Сабантуй буыннардан-буыннарга күчеп, үзенең асылын югалтмыйча безнең көннәргә килеп җиткән һәм милләтебезнең горурлыгына әйләнгән олы бер бәйрәм. Сабантуй язгы кыр эшләре төгәлләнгәннән соң үткәрелә. Һәм шушы олы бәйрәмдә, көнне төнгә ялгап, эшләгән игенчеләребезнең, терлекчеләребезнең фидакарь хезмәтен бәяләү, аларга чиксез рәхмәтләребезне җиткерү күркәм бер традициягә әйләнде. Сабантуй барыбызны да бергә җыя,...

Сабантуй буыннардан-буыннарга күчеп, үзенең асылын югалтмыйча безнең көннәргә килеп җиткән һәм милләтебезнең горурлыгына әйләнгән олы бер бәйрәм.
Сабантуй язгы кыр эшләре төгәлләнгәннән соң үткәрелә. Һәм шушы олы бәйрәмдә, көнне төнгә ялгап, эшләгән игенчеләребезнең, терлекчеләребезнең фидакарь хезмәтен бәяләү, аларга чиксез рәхмәтләребезне җиткерү күркәм бер традициягә әйләнде.

Сабантуй барыбызны да бергә җыя, онытылмаслык очрашулар бүләк итә, күңелләргә дәрт-дәрман өсти. Сабан туе үткәнне, бүгенгене, киләчәкне тоташтыручы буыннар чылбырының асыл бер өлеше булып тора.

Быелгы Сабан туе безгә истә калырлык мизгелләр бүләк итсен: аргамакларыбыз җитезлеге белән сокландырсын, көрәшчеләребез ташып торган көчләре, матур җиңүләре белән безне шаккатырсын, җырчыларыбыз үзләренең моңлы-дәртле тавышлары белән күңелләребезне иркәләсен, моңга күмсен!

Бәйрәмнәр белән сезне!!! Барыгызга да яхшы кәеф, сәламәтлек, уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар, котлы булсын Сабантуйлар