Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар кандидатлар белән очрашты

Билгеле булганча, 18 сентябрьдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына җиденче чакырылыш депутатлар сайлаулар узачак. «Бердәм Россия» партиясе бу юлы да үз эчендә иң лаеклы кандидатларны сайлап алу үткәрә. Алдан якынча тавыш бирү ил буенча 22 майда узачак. Аңа кадәр депутатлыкка кандидатлар үз округларында халык белән очраша. 27 апрельдә Азнакай Мәдәният йортында...

Билгеле булганча, 18 сентябрьдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына җиденче чакырылыш депутатлар сайлаулар узачак. «Бердәм Россия» партиясе бу юлы да үз эчендә иң лаеклы кандидатларны сайлап алу үткәрә. Алдан якынча тавыш бирү ил буенча 22 майда узачак. Аңа кадәр депутатлыкка кандидатлар үз округларында халык белән очраша. 27 апрельдә Азнакай Мәдәният йортында да шундый очрашу булды.

Алдан тавыш бирү чараларында кандидат булып катнашырга теләк белдереп, 84 гариза кабул ителгән һәм аларның 69ы теркәлгән. Башка еллардан аермалы буларак, «Бердәм Россия» партиясе буенча һәркем үз кандидатурасын күрсәтә ала. Моның өчен партиядә тору-тормау мөһим түгел. Шулай ук моңа кадәр кандидатлар өчен «Бердәм Россия» партиясе әгъзалары гына тавыш бирә алган булса, хәзер бернинди чикләүләр юк, праймеризда теләге булган һәркем катнаша ала.

Праймериз республиканың 6 сайлау округында иртәнге 8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр узачак. Бу көнне, ягъни 22 майда, 560 участок ачылачак. Алдан тавыш бирү урыннарын pg.er.ru сайтына кереп карарга була. Сайлаучылар тавышларын берничә кандидат өчен дә бирә ала.

Әлеге хакта очрашуны алып барган Татарстан төбәк оештыру комитеты рәисе урынбасары Светлана Гиниатуллина хәбәр итте.

- Алдан тавыш бирү "Бердәм Россия" партиясенең һәр сайлау компаниясенә әзерлегендә гадәти этапка әверелде. Бу партия уставы таләбе генә түгел, ә халык ышаныч белдергән иң яхшы кандидатларны ачыклауга омтылу, - диде ул һәм азнакайлыларга сәяси тормышта актив катнашулары өчен рәхмәтен җиткерде.

Очрашуда катнашучыларны сәламләп, "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлеге сәяси советы секретаре, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин алдан тавыш бирүнең мөһим чара икәнен ассызыклап, азнакайлылар бу юлы да бердәмлек күрсәтерләр дигән ышанычын белдерде.

- Республикабыз, районыбыз елдан-ел үсә, төзекләнә, яңдан-яңа проектлар тормышка ашырыла. Алда әле башкарасы эшләребез тагын да күп. Аларны үтәү өчен Дәүләт Думасына иң лаеклы кандидатларны сайларга тиешбез, - диде Марсель Шәйдуллин.

Сайлаучылар белән очрашуга биш кандидат килгән иде. Алар үз сайлау алды программалары белән таныштырдылар.

Беренче булып сүзне "Стройкомплект" җәмгыяте директоры ярдәмчесе Фәрит Әсәдуллин алды. Ул Нурлатта туган, Лениногорск шәһәрендә төзелеш оешмаларында мастер, аннан озак еллар Әлмәттә баш архитектор булып эшләгән. Чыгышында районнарга инвестицияләр тарту, сәнәгатьне үстерү кирәклегенә басым ясады.

Бөгелмә егете Рамил Исхаков игътибарны авыл хуҗалыгын үстерүгә, авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләрне тотрыкландыруга, кредит ставкаларын тәртипкә салуга һәм балалар пособиеләрен күтәрүгә юнәлдерергә кирәк диде.

"ТранзитЭнерго" җәмгыяте генераль директоры Илдар Мөгыйнов Баулы районы Яңа Чути авылында туган. Икътисади һәм юридик белемле. Ул үз эшчәнлеген авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә, сәнәгатьтә дә күрә. Иң беренче чиратта банкларда салым ставкаларын киметергә кирәк дип исәпли.

Туризм буенча ТР дәүләт комитеты рәисе урынбасары, "Татарстан Республикасының эшлекле хатын-кызлары" төбәк иҗтимагый оешмасы президенты, хатын-кыз төп рольдә булган бизнес белән бәйле проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән иҗтимагый оешмалар эшчәнлеге кураторы Лиана Сәетова депутат булып сайланган очракта авыл туризмын үстерүне алга сөрәчәген белдерде.

- Якташларыма файда китерә аласыма ышанам. Моның өчен тәҗрибәм дә, теләгем дә бар. Проблемаларны ничек хәл итәргә кирәген ачык күзаллыйм, чөнки мин халык арасында яшим, - дип башлады чыгышын РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров.

Ул Әлмәттә эшчеләр гаиләсендә туып үскән, Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаган. Озак еллар салым салу һәм финанслар өлкәсендә эшләгән, аннан соң хезмәт юлын оборона-сәнәгать комплексы белән бәйләгән. РФ Дәүләт Думасы комитеты әгъзасы буларак, Россия Федерациясе оборона ведомстволары белән Татарстанның сәнәгать предприятиеләре арасында үзара бәйләнешне көйли, республиканың Оборона министрлыгы милке мәсьәләләре белән шөгыльләнә.

Гамәлдәге депутат буларак, залдан иң күп сораулар да аңа булды.

Исегезгә төшерәбез, Азнакай муниципаль районында 12 санау участогы төзелгән, аларның 5 се - шәһәрдә, 2 се - Актүбә бистәсендә, калганнары - авыл җирлекләрендә. Санау участокларыннан ерак урнашкан авыллардан праймеризда катнашучылар транспорт белән тәэмин ителәчәк.

Резеда ШӘРИПОВА

Миргасим Кәримов, район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе:

- "Бердәм Россия" партиясе алдан сайлау үткәреп бик дөрес эшли, чөнки Думага халык мәнфәгатен кайгыртучы депутатлар гына үтәргә тиеш. Мондый очрашулар бик файдалы. Кандидатларны үз күзең белән күреп, аларның сайлау алды программалары белән якыннан танышып, күп кенә сорауларга ачыклык кертергә мөмкин. Депутатлар сугыш чоры балаларына һәм тыл ветераннарына игътибарны арттырсыннар иде.

Илнур Сәгыйтов, яшьләр идарәсе җитәкчесе:

- Кандидатлар үз программаларын анык итеп җиткерделәр. Илнең төп законнары кабул ителә торган Дәүләт Думасында зирәк, белемле, актив кешеләр утырырга тиеш. Бу яшьләр өчен аеруча мөһим, чөнки безгә бу җирдә яшисе дә әле яшисе, илебезне, респубикабызны, районыбызны үстерәсе, тормышыбызны матурлыйсы.

Алиса Шәкүрова, 6 нчы урта мәктәп директоры:

- Татарстан буенча кандидатлар арасында яшьләр күплеге сөендерә. Бүгенге чыгышларда мәгариф мәсьәләләре дә һәм башка бик күп көнүзәк проблемалар күтәрелде. Очрашудан бик кәнәгать калдым. Сайлауларга кемгә тавыш бирәчәгемне белеп барачакмын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар кандидатлар белән очрашты