Азнакайга судьялар җыелды
Узган атна ахырында районыбызда гомумюрисдикция судларының яртыеллык эшчәнлеге нәтиҗәләре хакында сөйләшүгә багышланган республика киңәшмәсе үтте. Аның нәкъ менә безнең җирлектә оештырылуы очраклы гына түгел.
-Республика судлары арасында Азнакай шәһәр суды һәр дәвердә дә үзенең яхшы нәтиҗәләре, заманча алымнары белән гел аерылып торды. Аның белән озак еллар җитәкчелек иткән Рафаил Софин,...