ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайга кызу көннәр килергә ашыкмый

Татарстанда, шул исәптән Азнакайда да, аязучан болытлы һава саклана. Соңгы көннәр, гомумән алганда, кояшлы һәм аяз булды. Шулай да яңгыр үзен озак көттермәде: бүген кичен явам дип тора. Иртәгә дә көнозын күк йөзен болытлар каплап, явым-төшем туктамаячак. Кояш җомга көнне күренәчәк, ә бу атнада яллар җылы булырга вәгъдә итә, һава...

Татарстанда, шул исәптән Азнакайда да, аязучан болытлы һава саклана.

Соңгы көннәр, гомумән алганда, кояшлы һәм аяз булды. Шулай да яңгыр үзен озак көттермәде: бүген кичен явам дип тора. Иртәгә дә көнозын күк йөзен болытлар каплап, явым-төшем туктамаячак.

Кояш җомга көнне күренәчәк, ә бу атнада яллар җылы булырга вәгъдә итә, һава температурасы +25 градуска кадәр күтәреләчәк.

Җил көчле, секундына 4 метр тизлек белән исә.

Азнакайда иң түбән температура төнлә 8 градус җылы булачак, көндез иң югары температура - плюс 27 градус, дип хәбәр итә ТР Гидрометцентры.


Азнакайга кызу көннәр килергә ашыкмый

Нет комментариев