Азнакайда яшь әниләр белән чара узды
"Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән кермәс", - дигән мәкаль яши халыкта. Нинди хак сүзләр! Борынгыларның күбрәк әхлак якны күздә тоткан бу әйтемен медицина белгечләре, педиатрлар исә аеруча хуплый. Ә бит сабый балага ана сөте белән нинди генә файдалы микроэлементлар, аксым-ферментлар, бактерияләрне юк итүче матдәләр керми! Аннары, балага ризык...
"Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән кермәс", - дигән мәкаль яши халыкта. Нинди хак сүзләр! Борынгыларның күбрәк әхлак якны күздә тоткан бу әйтемен медицина белгечләре, педиатрлар исә аеруча хуплый. Ә бит сабый балага ана сөте белән нинди генә файдалы микроэлементлар, аксым-ферментлар, бактерияләрне юк итүче матдәләр керми! Аннары, балага ризык эзләп чыгып китәсе, акча түгәсе юк, ул һәрчак бар һәм беркайчан да бозыла, срогы чыга торган түгел. Табигый чиста, стерильләштереп торасы юк, әзерләп тә азапланмыйсың... Хәер, күкрәк сөтенең отышлы якларын әле тагын бик күп санарга булыр иде.
Узган атнада район балалар сырхауханәсенең профилактика кабинеты үткәргән яшь әниләр белән чарада бу хакта бик күп һәм тәфсилләп сөйләнде, аңлатылды.
-Яңа туган сабыйны бер яшенә кадәр имезү аны бик күп авырулардан саклап калачак, үсешенә бар яклап уңай тәэсир итәчәк, - дип ассызыклады яшь әниләр белән бу чараны оештырган, бала имезүне һәрдаим пропагандалап килгән табиб-педиатр Луиза Морадымова. - Ә инде бала ана сөте белән ике яшькәчә тукланса, монсы инде тагын да яхшырак. Алай гына да түгел, имезүче ана үзе дә сәламәт була, бу аны яман шеш авыруларыннан саклый.
Табиб сөт җитенкерәмәгәндә баланы өстәмә ашату мәсьәләсенә дә тукталып, бу нәүбәттән үзенең киңәшләрен дә җиткерде. Әлеге теманы бик эчтәлекле ачып биргән фильмны караганда, әниләре кулларындагы сабыйлар да бердәм тынып калып, экранга бактылар, әйтерсең алар да сүзнең бик мөһим булуын, үзләре хакында баруын аңлый иде.
Балалар поликлиникасы мөдире Әлфия Миңнегалиева әниләргә профилактик прививкалар, аларның бала сәламәтлеген саклауда әһәмиятен хакында аңлатты.
Бәйрәм төсен алган бу лекция-очрашу бүләкле конкурслар, чәй өстәле артында эчкерсез әңгәмә белән тәмамланды.
Лиза Нурлыева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев