ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда ялган аракы сатучы тотылган

Азнакай районында уздырылган оператив-профилактик тикшерү барышында полиция вәкилләре һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Уразай авылындагы шәхси сектор гаражыннан ялган акциз маркалы 2 мең литрдан артык алкоголь продукциясе тартып алды. Алар арасында элиталы маркасын йөрткән эчемлекләр: төрле маркадагы аракы, вино, коньяк, хәтта вискилар да бар. Бүген кырын...

Азнакай районында уздырылган оператив-профилактик тикшерү барышында полиция вәкилләре һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Уразай авылындагы шәхси сектор гаражыннан ялган акциз маркалы 2 мең литрдан артык алкоголь продукциясе тартып алды. Алар арасында элиталы маркасын йөрткән эчемлекләр: төрле маркадагы аракы, вино, коньяк, хәтта вискилар да бар. Бүген кырын эш белән шөгыльләнгән "эшмәмәкәрнең" эше тикшерелә.

-Бу алкогольне куллануның тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч булу-булмавын ачыклауга юнәлтелгән тикшерү гамәлләре башкарыла, - дип хәбәр итә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органы матбугат хезмәте.

Шунсын да әйтергә кирәк, бу ханым нәкъ шундый ук гамәле өчен бер тапкыр җаваплылыкка тартылган булган инде. Ай-һай, ул вакытта туры юлга басмаган кеше бүген килеп сабак алыр микән?!

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакайда ялган аракы сатучы тотылган

Нет комментариев