Азнакайда туберкулезга каршы көрәш чаралары алып баруга багышланган семинар узды
Авыруны дәвалауга караганда, аның тууына юл куймау күпкә отышлырак, дигән хакыйкатьтән чыгып, район үзәк сырхауханәсендә профилактик чаралар үткәрүгә игътибар елдан-ел арта. Әле шушы көннәрдә генә балаларның иммунитетын ныгыту, туберкулезга каршы көрәш чаралары алып баруга багышланган семинар оештырылды. Анда балаларга үткәрелә торган манту һәм диаскинтестның прививка түгел, ә диагностик тикшерү булуы...
Авыруны дәвалауга караганда, аның тууына юл куймау күпкә отышлырак, дигән хакыйкатьтән чыгып, район үзәк сырхауханәсендә профилактик чаралар үткәрүгә игътибар елдан-ел арта.
Әле шушы көннәрдә генә балаларның иммунитетын ныгыту, туберкулезга каршы көрәш чаралары алып баруга багышланган семинар оештырылды. Анда балаларга үткәрелә торган манту һәм диаскинтестның прививка түгел, ә диагностик тикшерү булуы җентекләп аңлатылды.
Туберкулез чире нигездә шушы алым белән ачыклана. Семинарда инсультка каршы көрәш көне уңаеннан алып барылган сөйләшү дә файдалы һәм эчтәлекле барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев