Азнакайда туберкулезга каршы көрәш чаралары алып баруга багышланган семинар узды
Авыруны дәвалауга караганда, аның тууына юл куймау күпкә отышлырак, дигән хакыйкатьтән чыгып, район үзәк сырхауханәсендә профилактик чаралар үткәрүгә игътибар елдан-ел арта.
Әле шушы көннәрдә генә балаларның иммунитетын ныгыту, туберкулезга каршы көрәш чаралары алып баруга багышланган семинар оештырылды. Анда балаларга үткәрелә торган манту һәм диаскинтестның прививка түгел, ә диагностик тикшерү булуы...