Азнакайда “Әти, әни һәм мин – спорт сөюче гаилә” дигән бәйрәм узды
Әти-әниләр җитезлектә балалардан калышмадылар Азнакай 1 нче урта мәктәбендә балаларны ата-аналар белән бергәләп тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. 1 һәм 2 нче сыйныфлар белән "Әти, әни һәм мин - спорт сөюче гаилә" дигән чара да әлеге дуслыкны ныгыту йөзеннән үткәрелде. Командалар үз девизларын, визит карточкаларын тәкъдим иттеләр, уеннарда көч сынаштылар. Беренче...
Әти-әниләр җитезлектә балалардан калышмадылар
Азнакай 1 нче урта мәктәбендә балаларны ата-аналар белән бергәләп тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. 1 һәм 2 нче сыйныфлар белән "Әти, әни һәм мин - спорт сөюче гаилә" дигән чара да әлеге дуслыкны ныгыту йөзеннән үткәрелде. Командалар үз девизларын, визит карточкаларын тәкъдим иттеләр, уеннарда көч сынаштылар.
Беренче урынны Сиразовлар (2 а сыйныфы), 2 нче урынны Гариповлар (1 б), өченче урынны - Садыйковлар (1 в) гаиләләре яулады.
"Иң дус гаилә" номинациясендә Әзһәмовлар (2 б), "Иң кыю гаилә" номинациясендә - Әхмәтшиннар һәм "Җиңүгә омтылыш өчен" номинациясендә Исәнбаевлар (1 а) гаиләләре җиңүче дип табылды.
Спорт - ул сәламәт тормыш. Өлкәннәр җитезлектә, җиңүгә омтылышта балалардан һич тә калышмадылар. Алар үз балаларына бу яктан да үрнәк булдылар.
Айгөл Дишина, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев