Азнакайда республика судьялары яртыеллык эшчәнлеккә багышланган киңәшмә уздырды
Районыбыз кунаклары әүвәл шәһәр судының эшчәнлеге һәм уңышлары яктыртылган стендлар, Азнакай халык промыселының инде районыбызның визит карточкасына әверелгән сувенирлар күргәзмәсен карадылар, сәнгать мәктәбе коллективы чыгышларын тыңладылар. Район һәм шәһәр судларының яртыеллык эшчәнлегенә багышланган киңәшмәне Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе Илгиз Гыйлазов ачты һәм алып барды. Кунакларны Азнакай җирендә сәламләгән район...
Районыбыз кунаклары әүвәл шәһәр судының эшчәнлеге һәм уңышлары яктыртылган стендлар, Азнакай халык промыселының инде районыбызның визит карточкасына әверелгән сувенирлар күргәзмәсен карадылар, сәнгать мәктәбе коллективы чыгышларын тыңладылар.
Район һәм шәһәр судларының яртыеллык эшчәнлегенә багышланган киңәшмәне Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе Илгиз Гыйлазов ачты һәм алып барды.
Кунакларны Азнакай җирендә сәламләгән район башлыгы Марсель Шәйдуллин әлеге җитди киңәшмәне үткәрү урыны итеп безнең районны сайлаганнары өчен Югары Суд җитәкчелегенә азнакайлыларга күрсәткән игътибар өчен барча халык исеменнән рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен җиткерде.
Ул быелгы елның район өчен вакыйгаларга бай булуын, районның һәм шәһәр судының 85 елллык, Актүбә бистәсенең , "Азнакайнефть" идарәсенең шулай ук матур юбилейларын билгеләп үтәчәген әйтеп, әлегәчә ирешелгәннәр һәм бүгенге көн сулышы белән таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев