ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында туризм буенча республика чемпионаты узды

Өч көн буена районыбызның Алферовка авылында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында туризм буенча республика чемпионаты узды. Анда 8 команда каршылык полосаларын узу, учак ягу, палатка җәю һәм җыю, табигать шартларында азык әзерләү бәйгеләрендә көч сынашты. Беренчелекне - актанышлылар, икенче урынны - азнакайлылар, өченче урынны сабалылар яулады. - Әлеге чара җиденче ел...

Өч көн буена районыбызның Алферовка авылында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында туризм буенча республика чемпионаты узды. Анда 8 команда каршылык полосаларын узу, учак ягу, палатка җәю һәм җыю, табигать шартларында азык әзерләү бәйгеләрендә көч сынашты. Беренчелекне - актанышлылар, икенче урынны - азнакайлылар, өченче урынны сабалылар яулады.


- Әлеге чара җиденче ел рәттән Татарстан Республикасының инвалидлар спорт-физкультура җәмгыяте тарафыннан оештырыла. Программа бик бай булды. Чемпионатта катнашучылар үз осталыкларын гына күрсәтеп калмады, ә көч һәм егәр җыйды, бер-берсе белән аралашты, - ди җәмгыять җитәкчесе Фәридә Сәлимгәрәева.


-Сезнең якның табигатенә гашыйк булдык. Бирегә язмыш сынауларына карамыйча, авырлыкларны җиңеп, тулы тормыш белән яшәүче кешеләр җыелды, - ди Түбән Камадан Анатолий Закукин.


- Үз эчеңә бикләнеп яшәргә ярамый. Юкны бар итеп, елыйсы килгәндә дә елмаеп яшәргә кирәк, - ди Актаныштан Резеда Вәгыйзова.


Гөлназ Бәдертдинова

Фото moi-sport72.ru сайтыннан


Азнакайда мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында туризм буенча республика чемпионаты узды

Нет комментариев