Азнакайда Марсель Галиевнең 70 яшьлек юбилее уңаеннан Әдәбият көне узды
Азнакай гимназиясендә Марсель Галиевның 70 яшьлек юбилее уңаеннан уздырылган Әдәбият көне радиотапшырудан: "Исәнме, матур тау! Туган як тәхете - Чатыр-тау!" - дип, әдипнең сүзләре белән башланып китте. Халык язучысы, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Марсель Галиев шигырьләрен гимназия укучылары сәнгатьле итеп укыдылар, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Китапханәдә шигырь сөючеләр клубы...
Азнакай гимназиясендә Марсель Галиевның 70 яшьлек юбилее уңаеннан уздырылган Әдәбият көне радиотапшырудан: "Исәнме, матур тау! Туган як тәхете - Чатыр-тау!" - дип, әдипнең сүзләре белән башланып китте. Халык язучысы, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Марсель Галиев шигырьләрен гимназия укучылары сәнгатьле итеп укыдылар, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады.
Китапханәдә шигырь сөючеләр клубы эшләде, балалар Марсель абыйларының шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар, төрле матбугат битләрендә басылган язмаларына, әсәрләренә күз салдылар. Аның тормыш юлы, истәлекләргә бай балачагы, Азнакай гимназиясендә алдагы елларда очрашу барышында бүләк иткән култамгалы китаплары турында китапханәче Сөмбел Мостафина кызыклы һәм мавыктыргыч мәгълумат житкерде.
Гимназия музеенда укучылар "Шушы яктан, шушы туфрактан без" исемле күргәзмә белән таныштылар.
Бу истәлекле көн " Чатыртау иле син, туган як..." дип исемләнгән әдәби-музыкаль тамаша белән төгәлләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев