Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда исерек ир-ат әнисе белән баласын урамга куып чыгарган

Азнакайда балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә нинди генә аянычлы язмышлар белән очрашмыйсың! Эчкечелек сазлыгына батып, балаларын тәрбияләү турында уйлап та бирмәгән әниләр һәм әтиләргә карап, йөрәкләр сыкрый. Ә менә үзен багып үстергән анасы белән баласын шушы көзге салкында урамга куып чыгарган иргә карата нәфрәтнең иң катысы кайнады...

Азнакайда балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә нинди генә аянычлы язмышлар белән очрашмыйсың!

Эчкечелек сазлыгына батып, балаларын тәрбияләү турында уйлап та бирмәгән әниләр һәм әтиләргә карап, йөрәкләр сыкрый. Ә менә үзен багып үстергән анасы белән баласын шушы көзге салкында урамга куып чыгарган иргә карата нәфрәтнең иң катысы кайнады күңелләрдә.

Ул хәтта комиссиягә дә айныр-айнымас килгән иде. Эчә-эчә чиргә сабышып беткән, кеше кыяфәтен җуеп барган бу адәм бик тә җәлләтергә теләсә дә, һич тә кызгану хисе уятмады.

- Нигә эшкә кермисең? - дигән сорауга ла ул:

- Чирлим бит, - дип акланмакчы булды.

Ә бит арабызда күпме инвалидлар, язмыш салган сынауларга каршы торырлык көч табып, тормыш итәргә тырыша. Алар кемнәндер ярдәм өмет итмиләр. Кайберләре әле үзләре үк башкаларга булышалар.

Анасына кул күтәргән, аны рәнҗеткән кешенең тәне түгел, җаны гарип аның. Ни кызганыч, моны үз сабые күреп үсәргә мәҗбүр. Картаймыш көнендә (әлбәттә, ул андый көнгә җитә алса) баласы аңа карата шундый мөнәсәбәттә булмас дип кем әйтә ала?

Резеда СӘРВӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда исерек ират әнисе белән баласын урамга куып чыгарган