Азнакайда исерек ир-ат әнисе белән баласын урамга куып чыгарган
Азнакайда балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә нинди генә аянычлы язмышлар белән очрашмыйсың!
Эчкечелек сазлыгына батып, балаларын тәрбияләү турында уйлап та бирмәгән әниләр һәм әтиләргә карап, йөрәкләр сыкрый. Ә менә үзен багып үстергән анасы белән баласын шушы көзге салкында урамга куып чыгарган иргә карата нәфрәтнең иң катысы кайнады...