Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Автоледи-2016” исеменә Ирина Халикова лаек булды

Бүген җиңел машина руле артында гүзәл затларыбызның утыруына ияләшеп беттек инде. Әле моннан дистә еллар элек кенә хатын-кызны руль артында күрсәк, гаҗәпкә кала идек. Машина кадәр машина йөртергә ничек йөрәге җиткән янәсе?! Ә хәзер юлларда хатын-кыз шоферлар күбрәк тә кебек. Япь-яшь кызлар да, олы яшьтәге ханымнар да берсеннән-берсе куәтле, дәү...

Бүген җиңел машина руле артында гүзәл затларыбызның утыруына ияләшеп беттек инде. Әле моннан дистә еллар элек кенә хатын-кызны руль артында күрсәк, гаҗәпкә кала идек. Машина кадәр машина йөртергә ничек йөрәге җиткән янәсе?!

Ә хәзер юлларда хатын-кыз шоферлар күбрәк тә кебек. Япь-яшь кызлар да, олы яшьтәге ханымнар да берсеннән-берсе куәтле, дәү машиналарда җилдерә бүген. Безнең районда да хатын-кыз шоферлар ир-атларны сан ягыннан куып җитеп киләләр икән.

ДОСААФ җитәкчесе Гәрәй Хәмидуллин сүзләренә караганда, Азнакайда ел дәвамында якынча 420 хатын-кыз машина йөртү таныклыгына ия була.

Шулай да еш кына җәмәгатьчелек гүзәл затларның автомобиль белән идарә итүен ышанмаучылык, хәтта хәвеф белән кабул итә.

Әнә тормыш иптәшем дә машина белән идарә иткән вакытта берәрсе светофорда вакытында кузгалмаса, я үргә таба әкрен генә "үрмәләп" менсә яки сәгатенә 40-50 километр белән барса, йөртүчене пыр тузып ачулана башлый һәм, миңа карап: "Машина рулендә хатын-кыздыр инде", - дип куя. Ә күп очракта моның киресе була, (әй, күңел була да соң шул вакытта!) һәм мин, ирен астыннан гына елмаеп, "Сезгәме соң безгә - хатын-кызларга җитәргә!" - дип өстим.

Сүз уңаеннан, белгечләр хатын-кызларның өстенлеген исбатлаучы төп дәлилләр дип аларның агрессиясез, ипле идарә итүен, юл хәрәкәте кагыйдәләрен сирәк бозуын атый. Янәсе, хатын-кызның үз-үзен саклау инстинкты бик үскән, шуңа да алар тизлек яратмый һәм юлдагы хәлне кискенләштерүдән кача, игътибарлырак була. Кыскасы озаграк булса да, йөртүче тәҗрибәсен туплап, аның асылына төшенсә, ир-ат йөртүчедән һич калышмый гүзәл зат.

Әнә, узган шимбәдә районда узган "Автоледи-2016" бәйгесенә дә районның иң оста машина йөртүчеләр җыелган иде. Агымдагы елда ул 15 нче тапкыр уздырылды һәм дәүләт автоинспекциясе оешуның 80 еллыгына багышланды.

Бу көнне 16 туташ-ханым "тимер ат"ларын йөгәнләгәндә үзләренең осталыкларын күрсәтте. Ярышларның теоретик өлешендә алар алдында юл хәрәкәте кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтү бурычы торды. Нәтиҗәгә дөрес җавапларның саны гына түгел, билетларны чишүгә сарыф ителгән вакыт та йогынты ясады. Ярышларның икенче этабында исә конкурста катнашучыларга машина йөртү осталыгын күрсәтергә - вакытка катлаулы элементлар булган трасса буйлап үтәргә туры килде.

Биредә берәү дә ялгышлык ясамады, тиешле этапны һәммәсе ялт итеп узды. Менә шунда хатын-кызларның осталык буенча бүгенге көндә хәтта ир-атлар белән дә ярыша ала икәненә тагын бер кат инандым. Булдыралар кызлар! Трассада буран уйнатучы гүзәл затларыбызның чыгышын күреп ирләр дә тел шартлатты хәтта.

- Үз-үзеңне җиңү һәм ир-ат көче таләп иткән өлкәдә тәҗрибә туплау - зур казаныш әлбәттә. Әмма юлда барыбер үтә игътибарлы булу, аек, салкын акыл белән эш итү мөһим, - ди әнә район эчке эшләр бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Илдар Исхаков та.

Бәйге нәтиҗәләренә килгәндә, "Автоледи-2016" исеменә Ирина Халикова лаек булды.

- Бу тормышта автомобильсез мөмкин түгел, ул көндәлек мәшәкатьләрне җиңеләйтә. Әмма юл бик зур игътибарлылык, сабырлык, тәрбиялелек, бер-береңә хөрмәт белән карауны сорый. Юлда йөрүче һәркемгә имин юллар телим, - ди җиңү шатлыгыннан балкыган ханым.

Таңсылу Саниева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда “Автоледи2016” исеменә Ирина Халикова лаек булды