Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда 19 юлтранспорт һәлакәте теркәлгән

Соңгы атнада җирлегебездә биш җинаять эше теркәлгән. Бу хакта район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Илсур Юнысов белдерде. Җинаятьләрнең күбесе чит кеше милкенә кул сузу белән бәйле. Юллардагы вәзгыять тә киеренке булып кала бирә. Узган атнада Азнакайда 19 юлтранспорт һәлакәте теркәлгән, биш кешенең эчкән килеш, өч шоферның машина белән идарә...

Соңгы атнада җирлегебездә биш җинаять эше теркәлгән. Бу хакта район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Илсур Юнысов белдерде.

Җинаятьләрнең күбесе чит кеше милкенә кул сузу белән бәйле. Юллардагы вәзгыять тә киеренке булып кала бирә. Узган атнада Азнакайда 19 юлтранспорт һәлакәте теркәлгән, биш кешенең эчкән килеш, өч шоферның машина белән идарә итү таныклыгыннан башка руль артына утыруы ачыкланган.

Эчүчелек бүгенге көндә дә иң кискен проблемаларның берсе булып кала. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре алкоголь продукциясен законсыз сату очраклары белән даими көрәш алып бара, спиртлы эчемлекләр сату нокталарында тикшерүләр үткәрә.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин дүшәмбе киңәшмәсендә әлеге мәсьәләгә тукталып, хокук сакчыларына ялган алкоголь продукциясе сату фактлары белән ныклы көрәш алып бару, кисәтү эшен тагын да яхшырту, нәтиҗәле итү бурычын куйды һәм шәһәр районда яшәүчеләрне сәламәт яшәү рәвеше белән шөгыльләнүгә актив тарту кирәклегенә басым ясады.

- Эчүчелек - ул халык фаҗигасе. Бүгенге көндә халык арасында аңлату эшләре алып бару мәҗбүри. Әлеге тискәре күренешләргә нәфрәт тудырырга кирәк, - дип ассызыклады Марсель Шәйдуллин.

Илсур Юнысов республикада мошенниклык фактларының күбәюен билгеләп, җитәкчеләрне хезмәт коллективларында аңлату эшләре алып барырга чакырды. Узган атнада кырыгалдарлар кулыннан дистәгә якын татарстанлы каза күргән.

Таңсылу Саниева
Фото https://vk.com/mayak33005

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда 19 юлтранспорт һәлакәте теркәлгән