Гомере буе бер һөнәргә тугры кешеләр бар. Андыйлар инде сирәгәеп бара дисәң дә ялгыш булмас. Заман белән бергә яшьләр дә үзгәрә шул. Үз һөнәреңне ярату өчен эшеңнән тәм һәм ямь табу кирәктер.
Автомобиль юллары идарәсендә 34 ел катоклау машинисты булып эшлим. Эшне сыйфатлы итеп башкарырырга тырышам, үзем салган юллардан сөенеп йөрим. Яхшы юллар – имин юллар да бит әле ул,
– ди Альберт Кәримов.
Ул Азнакайда туып үскән, шәһәребезнең 5 нче урта мәктәбен тәмамлап, училищеда автокранчы һөнәрен ала. Армия сафларында Германиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, Азнакай тегү фабрикасында тегү машиналары буенча механик булып эшли. Биредә гомерлек ярын очрата.
Фабрикада кызлар күп иде, әмма минем күзем бары берсенә – Эльвирама гына төште. 1992 елда өйләнештек. Аннан мин автомобиль юллары идарәсенә эшкә күчтем. Биредә хәзерге һөнәрем буенча укып, катоклау машинисты булып эшли башладым,
– ди Альберт Кәримов.
Мин утырган беренче техника идарә ишек алдына һәйкәл итеп куелды. Техникалар яңарып тора, инде дүртенче машинага җиттем.
Матур гына, тын гына барган гаилә тормышы ишеген көтмәгәндә-уйламаганда кайгы җиле шакый: бердәнбер кызлары Диләрә 23 яшендә юл һәлакәтендә вафат була, аның ике яшьлек кызы кала. Әби белән бабай оныкларына бүгенге көндә ныклы терәк, инде ун яшьлек Эмилияләре исә – яшәү мәгънәсе. Гаилә ял көннәрен Холмовкадагы дачаларында уздыра. Альберт Кәримов буш вакытларында микроэлектроника белән дә шөгыльләнә.
Җәй – безнең кызу эш чоры. Хезмәтебез игелекле дип исәплим. Һәркемгә бары имин юллар телим,
– ди ул.
Нет комментариев