25 октябрь — Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне
Хөрмәтле тармак хезмәткәрләре һәм ветераннары, барлык автомобильчеләр!
Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез — Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!
Автомобиль транспорты районыбызның икътисади һәм социаль тормышында мөһим урын алып тора. Ул җитештерү тармакларының, социаль учреждениеләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итә, кешеләргә көндәлек тормышта ярдәм итә. Машина йөртүне гомерлек һөнәре итеп сайлаган кешеләр өчен исә бу — җаваплылык, осталык һәм тугрылык таләп итә торган хезмәт.
Бәйрәм уңаеннан барыгызга да нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, хезмәтегездә уңышлар, һәлакәтләрсез һәм хәвеф-хәтәрсез юллар телим! Юлларда үзара аңлашу һәм хөрмәт хөкем сөрсен, транспорт чараларыгыз һәрчак ышанычлы хезмәт итсен, һәр сәфәрегез уңышлы тәмамлансын!
Айдар Шәмсетдинов, Азнакай муниципаль районы башлыгы
Нет комментариев