Азнакайда 19 юлтранспорт һәлакәте теркәлгән
Соңгы атнада җирлегебездә биш җинаять эше теркәлгән. Бу хакта район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Илсур Юнысов белдерде.
Җинаятьләрнең күбесе чит кеше милкенә кул сузу белән бәйле. Юллардагы вәзгыять тә киеренке булып кала бирә. Узган атнада Азнакайда 19 юлтранспорт һәлакәте теркәлгән, биш кешенең эчкән килеш, өч шоферның машина белән идарә...