Азнакайда депутатлар сайлаучыларны кайда һәм кайчан кабул итәчәк?
ДЕПУТАТ КАБУЛ ИТҮЕ

Азнакайда депутатлар сайлаучыларны кайда һәм кайчан кабул итәчәк?

30 октябрьдә Азнакай район һәм шәһәр Советлары депутатлары сайлаучылар белән очрашачак.

Бердәм кабул итү көнендә Азнакай шәһәр Советы депутатлары халыкны шәһәрдәге сайлау округлары үзәкләрендә, ә район Советы депутатлары авыл җирлекләренең административ үзәкләрендә кабул итәчәк.

Кабул итү вакыты — 16.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.

Тулырак мәгълүмат белән Азнакай муниципаль районының рәсми сайтында  (aznakayevo.tatarstan.ru) «Район турында. Җирле үзидарә органнары. Депутатлар» бүлегендә танышырга була.


Нет комментариев